Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәм мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган чаралар узды

"Күәм урта мәктәбендә Габдулла Тукай белән бәйле чаралар күп булды", - дип хәбәр иттеләр. 25 апрель көнне авыл китапханәчесе Луиза Вафина җитәкчелегендә бер төркем укучылар балалар бакчасына "Тукай геройлары кунакта" исемле спектакль әзерләп барганнар. 26 апрель көнне китапханәче мәктәптә Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырган. Укытучы Гөлнара Сөнгатова шагыйрьнең...

"Күәм урта мәктәбендә Габдулла Тукай белән бәйле чаралар күп булды", - дип хәбәр иттеләр. 25 апрель көнне авыл китапханәчесе Луиза Вафина җитәкчелегендә бер төркем укучылар балалар бакчасына "Тукай геройлары кунакта" исемле спектакль әзерләп барганнар. 26 апрель көнне китапханәче мәктәптә Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырган. Укытучы Гөлнара Сөнгатова шагыйрьнең әдәби әсәрләре буенча рәсем конкурсы уздырган, өлкән сыйныфта укучылар өчен мәктәп китапханәчесе Рәисә Галиева белән бергә "Исемдә калганнар" исемле ток-шоу уздырганнар. 27 апрель көнне мәктәптә "Шигырь кичәсе" үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев