Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күәмендә гомер итүче Хәлимә әби Садриевага 90 яшь тулды

Әбекәй Күәм авылында улы Илгиз белән гомер кичерә . Тумышы белән Күңгәр авылыннан ул. 7 сыйныф белемне шунда алган. 1941 елны укуын Олы Әтнә урта мәктәбендә дәвам иткән. 1944 елда Күәм башлангыч мәктәбенә укытучы булып килгән. 10 ел гомерен сабыйларга башлангыч белем бирүгә багышлаган. 1950 елда Күәмнең Гәрәфетдин исемле егетенә...

Әбекәй Күәм авылында улы Илгиз белән гомер кичерә . Тумышы белән Күңгәр авылыннан ул. 7 сыйныф белемне шунда алган. 1941 елны укуын Олы Әтнә урта мәктәбендә дәвам иткән. 1944 елда Күәм башлангыч мәктәбенә укытучы булып килгән. 10 ел гомерен сабыйларга башлангыч белем бирүгә багышлаган. 1950 елда Күәмнең Гәрәфетдин исемле егетенә тормышка чыккан. Гәрәфетдин абый Лениград блокадасын кичергән сугыш инвалиды була. Ул күмәк хуҗалыкта завхоз булып та, бригадир булып та хезмәт куя. Бер - бер артлы дүрт малайлары туа. Тик иң кечкенәсе - кыз булыр дип өметләнеп тапкан Илфары гына кыска гомерле була. Туып берничә айдан вафат була. Иң олы уллары Рафаэль Ташкент шәһәренә барып төпләнә. Кызганыч, ул да вафат инде. Хәлимә апа бүген янындагы Илгизәре белән Казанда яшәүче Фидаиленең хөрмәтендә гомер кичерә. "Искитәрлек итеп карыйлар улларым, бик зур рәхмәт аларга", - ди әбекәй. Ашарына улы үзе пешерә икән. Әмма 90 яше белән котларга район кунаклары өчен өстәлне Хәлимә әби үзе әзерләгән. Өйдәге чисталык - тәртипне дә ул күз уңында тота. Уллары олы яшҗтәге әниләре өчен барлык тормыш уңайлыклары тудырган. Юкка гына үзе дә : " Тормышыма риза, балаларыма риза - бәхетле булсыннар", - дими торгандыр. Гомер бәйрәмен дә ул үзен хөрмәт иткәннәр белән каршылый - әбинең балалары , якыннары, күршеләре бүген аның янында. Исән - сау булып бу матур тормышларның рәхәтен күреп тагын озак еллар яшәргә язсын. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев