Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең күмәк хуҗалыклары әмәлен табалар...

Шөкер, безнең күмәк хуҗалыклар аякта нык басып торалар.

Мөмкинлектән чыгып, шәхси хуҗалыкларга да ярдәм итәләр. Ашлыгын, салам-печәнен бирәләр. Хәтта корылык елларда да, читтән алып булса да, шәхси хуҗалыкларга өлеш чыгардылар. Күмәк хуҗалыкларда стабильлек сизелә. Башка күп районнарда, "ЛПХ" - шәхси ярдәмчел хуҗалыклар "чәчәк ата". Ә бу инде, әлеге хуҗалык бары үзе өчен генә эшли дигән сүз. Проблеманың шул ягы да уңайсыз - алган кредитны түлисе бар!

Быел "Дусым" хуҗалыгында шәхси хуҗалыкларга игътибар тагын да зуррак. Эшләгән кешегә зуррак ярдәм күрсәтергә уйлыйлар.

"Печән булса, халык терлекне күп асрый", - дип саный җаваплылыгы чикләнгән "Дусым" җәмгыяте директоры Ленар Сәмигуллин. Елы да печән өчен уңай килде. 30 июльгә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 737 тонна печән әзерләгән. Ә шәхси хуҗалыкларга 250 тонна тирәсе печән биргән. Директор:

Халыкның тормыш-көнкүреше терлек асрауга, димәк, күмәк хуҗалык ярдәменә бәйле, - дигән фикердә...

Дәвамын "Әтнә таңы"нда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хуҗалык