Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Комыргуҗа мәктәбе яхшы әзерләнгән

Комыргуҗа урта мәктәбендә Белем бәйрәме һәр елдагыча зур әзерлек белән, бик күңелле үтте. "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, район мәгариф бүлегеннән Алсу Хөснетдинова, пенсионер укытучылар, укучыларның әти-әниләре кунак булып килделәр. Шунысы борчу тудыра, Х сыйныфта укырга 11 укучының берсе генә калган. 10сы техникум, училищеларга укырга...

Комыргуҗа урта мәктәбендә Белем бәйрәме һәр елдагыча зур әзерлек белән, бик күңелле үтте. "Шахтер" хуҗалыгы директоры Әнәс Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, район мәгариф бүлегеннән Алсу Хөснетдинова, пенсионер укытучылар, укучыларның әти-әниләре кунак булып килделәр.

Шунысы борчу тудыра, Х сыйныфта укырга 11 укучының берсе генә калган. 10сы техникум, училищеларга укырга киткән. Ә менә узган уку елын 9 укучы тәмамлап, барысы да югары уку йортларына укырга кергәннәр. Беренче сыйныфка 11 укучы керде. Бәйрәмдә һәрберсе матур итеп шигырь сөйләде. Аларны укытучы Алсу Таҗиева укыта.

Мәктәп уку елына яхшы әзерләнгән. Бар җирдән чисталык бөркелә, кыскасы, ялт итеп тора. Комыргуҗа мәктәбе "Шахтер" хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә. Хуҗалык мәктәпкә булыша, бүген дә авыл җирлеге белән берлектә беренче сыйныфларга барлык кирәк-яраклары булган сумкалар бүләк итте. Укучылар да җәйге каникуллар чорында хуҗалыкка ярдәм иттеләр.

Алсу Хөснетдинова матур теләкләр әйткәннән соң, беренчеләрнең һәрберсенә китаплар өләште. Хуҗалык җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы һәм мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева укучыларга изге теләкләр җиткерде. Инде укучыларга тырышып укырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев