Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Комыргуҗасы – мәктәпнең мактанырлыгы бар

Белем бәйрәме Комыргуҗа мәктәбендә зур хәзерлек белән үтте.

Бу көнне Комыргуҗа урта мәктәбенә укучыларның әти-әниләре, "Шахтер" хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, район администрациясе исеменнән больницаның баш табибы Азат Гарипов һәм пенсионер укытучылар килде.

Матур җәйләр, каникуллар

Ни арада үтеп киттеләр.

Ә күңелләр тынгы бирми,

Сентябрьнең берен көттеләр.

Мәктәп әйләнәсендәге чәчәкләр тирә-якка ямь биреп торалар, һәр җирдә чисталык, пөхтәлек. Бәйрәмне X сыйныф укучылары Эльнара Исмагилова һәм Алия Шәйхетдинова алып барды. Мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева бәйрәм белән котлаганнан соң, узган уку елына йомгак ясады. "Узган уку елын уңышлы тәмамладык. Укучыларыбыз район күләмендә уздырылган барлык чараларда актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге призлы урыннарга лаек булдылар. Мәктәп "Шахтер" хуҗалыгы һәм Комыргуҗа авыл җирлеге белән ныклы элемтәдә тора. Кирәк булса бер-беребезгә ярдәм итәбез", - диде ул. Дөрестән дә, каникуллар чорында өлкән сыйныф укучылары "Шахтер" хуҗалыгының төрле эшләрендә актив катнашалар. Ферманың тана, сыер көтүләрен көтәләр.

Азат Гарипов һәм Әхтәм Зиннәтуллин укытучыларны, килгән кунакларны "Белем бәйрәме" белән котладылар, дәрестә игътибарлы булырга, укытучыларны тыңларга, хөрмәт итәргә чакырдылар. "Шахтер" җитәкчесе җәен хуҗалыкка булышкан укучыларга рәхмәтен җиткерде.

Бәйрәм бик күңелле узды, тын да алмыйча тыңлап утырдык. Алинә, Марат, Айзилә, Рүзилә - барысы да осталар. Искитәрлек!

Быел Комыргуҗа мәктәбенең I сыйныфына 5 укучы керә. "Шахтер" хуҗалыгы рәисе һәм Комыргуҗа авыл җирлеге рәисе аларның һәрберсенә букчалар бүләк иттеләр.

Урта мәктәптә барысы 82 укучы белем ала. Мәктәпнең тәҗрибә участогы бик яхшы. Монда участок җитәкчесе, география һәм биология укытучысы Рафил Миңлебаевның тырышлыгы зур. Бакчаның уңышы бик югары. Теплицада үстереп, май аенда ук кыяр сатканнар.

Кыскасы, мәктәпне мактарлык та, мактанырлыгы да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев