Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең күп балалы гаиләләрен кисәтәләр

Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, төнге сәгать бердә 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе хакында хәбәр иткән идек. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Әтнә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм дә күп...

Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, төнге сәгать бердә 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе хакында хәбәр иткән идек. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Әтнә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм дә күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән, Әтнә һәм Арча районара янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, Әтнә районы "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, аңлату эшләре алып баралар. Күп балалы гаиләләрдә булып "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында" истәлек (памяткалар) биреп, тагын бер кабат аңлатулар үткәреп йөриләр.

Әтнәләр, һәркайсыбыз игътибарлы булыйк, электр үткәргечләрегезне, мичләрегезне тагын бер кат күздән үткәрегез, җитешсезлекләр булса тиз арада чарасын күрергә ашыгыгыз! Ходай Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән. Ут-күздән сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев