Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең күп балалы әниләренә кагыла

Дәүләт Думасына күпбалалы әниләр лаеклы ялга вакытыннан алда китү турында закон проекты тәкъдим ителде. Анда, әгәр әни кеше өч бала табып үстерсә, һәм ул яшәгән регионда халык табигый кимүе күзәтелсә, ул 47 яшендә лаеклы ялга китәргә мөмкин. Табигый үсеш күзәтелсә, 53 яшьтән лаеклы ялга китү мөмкинлеге күздә тотыла, дип яза...


Дәүләт Думасына күпбалалы әниләр лаеклы ялга вакытыннан алда китү турында закон проекты тәкъдим ителде. Анда, әгәр әни кеше өч бала табып үстерсә, һәм ул яшәгән регионда халык табигый кимүе күзәтелсә, ул 47 яшендә лаеклы ялга китәргә мөмкин. Табигый үсеш күзәтелсә, 53 яшьтән лаеклы ялга китү мөмкинлеге күздә тотыла, дип яза " Российская газета".
Шулай ук биш һәм аннан күбрәк бала табып, аны 8 яшькә кадәр үстергән , иминиятләү стажы 15 елдан да ким булмаган очракта 50 яшьтән ; 8 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләгән әти-әнинең берсенә: ирләргә 55 яшьтән, хатын-кызларга 50 яшьтән - билгеле, иминиятләү стажы 20 һәм 15 яшьтән ким булмаганда, шулай ук инвалид баланың опекунына. Бу чаралар икеләнгән әти-әниләр өчен стимул булыр дип өметләнә законопроект авторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев