Әтнә таңы

Әтнәнең күренекле шәхесләре

Быел мәдәният елы дип әйтелә. Сүз юк, күбрәк игътибар ителер, бик кирәк. Мәдәният елы башланды. Быел бу өлкәгә күп көч керткән минем авылдашым, авыл буенче күршем Гомәр ага Мәрдәневнең тормыш һәм иҗат юлын яраткан газетам битләрендә күрәсе килә. Андый җәүһәрләр онытылырга тиеш түгел. Бүгенге дәүләт театрыбызның нигезендә дә күршемнең олы...

Реклама

Быел мәдәният елы дип әйтелә. Сүз юк, күбрәк игътибар ителер, бик кирәк.
Мәдәният елы башланды. Быел бу өлкәгә күп көч керткән минем авылдашым, авыл буенче күршем Гомәр ага Мәрдәневнең тормыш һәм иҗат юлын яраткан газетам битләрендә күрәсе килә. Андый җәүһәрләр онытылырга тиеш түгел. Бүгенге дәүләт театрыбызның нигезендә дә күршемнең олы хезмәте ята. Җимерелә башлаган, ишегендә ат башы кадәр йозак торган клубларны тәнкыйтьләсәк тә начар булмас, бәлки алар урынында киләчәктә яңа бина калкыр, монысы дәүләт программасына керүдән тора инде. Җитәкчеләрнең зирәклегеннән башка булмас.
Мәдәният үзе генә яши алмый, ул мәгариф, матбугат белән үрелеп бара. Яңадан укытучыларыбыз темасына әйләнеп кайтасы килә. Авылдашым, газетабыз хәбәрчесе, шуның өстәвенә хөрмәт иткән укытучым Гомәр ага Шакировның да иҗаты билгеләнеп үтәр дип уйлыйм. Чембулат мәктәбендә безгә төпле нык белем биргән Мәбрүрә апа Галиева, Мәлик абый Низамов гаиләсе, Әхмәт Газизов, Харис Зарипов, Мөдәррис Шәрәфиев кебек апа-абыйларны, мәңгелектә булсалар да искә аласы килә.
Районыбыз икътисадының төп юнәлеше "Шахтер", "Таң", Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкларның ирешкән уңышлары гәҗитебездә генә түгел, республика массакүләм мәгълүмат чараларында да урын алды. Быел да бу мактаулы күренешне дәвам итәргә кирәк, башлангычы үзебездән булса да ярар. Шулай ук тарихыбызны да онытмасак иде. Заманында алдынгы хуҗалыкларны җитәкләгән мәрхүм Әдһәм Сәмигуллин ("Игенче" колхозы бар иде), Фәйзрахман Галиев (Күңгәрнең данлыклы "Искра"сы), Наил Сабиров (Мәңгәрнең"Чулпан"ы) кебек җитәкчеләрнең тормыш һәм хезмәт юлларын яктыртып китү бик тә зарур булыр иде. Бу шәхесләрне якыннан әйбәт белүчеләр язмаларын гәҗитебезгә юлласалар, кызларыбыз күтәреп алырлар иде. Җиңү көне дә җитәр, аз калган ветераннарыбызны да барлау - безнең вазыйфа.
Бу Шәүкәт абый ник остара, димәгез. Безнең буын күргән авырлыкларны, чордашларны бездән дә яхшы белүче табылмас. Уртага салып фикер алышырга да өйрәник. Иң кирәге: исән-сау булыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: