Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Күшәр авылында иҗади кичә узды

Атна башында Күшәрдә авылдашлары Рүзия Камаева иҗаты белән танышу йөзеннән кичә уздырдылар. Очрашуга "Тырысым тулы җиләк", "Күңел җырым дәва" исемле шигырь китаплары авторының беренче укытучысы Камилә Мөхәммәтҗанова да килгән иде. Кичәне алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырып, авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова ачып җибәрде. "Бик күңелле булды, якташыбызның тормыш юлы,...

Атна башында Күшәрдә авылдашлары Рүзия Камаева иҗаты белән танышу йөзеннән кичә уздырдылар. Очрашуга "Тырысым тулы җиләк", "Күңел җырым дәва" исемле шигырь китаплары авторының беренче укытучысы Камилә Мөхәммәтҗанова да килгән иде. Кичәне алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырып, авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова ачып җибәрде. "Бик күңелле булды, якташыбызның тормыш юлы, китаплары белән кызыксынучылар шактый икән - сораулар күп яңгырады", - ди кичәне оештыручы китапханәче Гөлүсә Галимҗанова. Үз чиратында Рүзия Камаева да: "Миңа мондый очрашулар бик кирәк, иҗатыма илһам алам", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев