Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Җөлбие юллы булачак

Кире кайтып Яңа Җөлби юллы булачак 11 нче декабрь санында Люция Гарипованың "Җөлби халкының зары" дип исемләнгән мәкаләсе басылган иде. "Районыбыз халкының зарланыр урыны юк, дип беләм. Әмма минем зарланырлык урыным бар, бу минеке генә түгел, Җөлбидә яшәүче авыл халкымның һәм аларның балаларының зары. Ничә ел интеккән борчуыбыз, зарыбыз -...

Кире кайтып

Яңа Җөлби юллы булачак

11 нче декабрь санында Люция Гарипованың "Җөлби халкының зары" дип исемләнгән мәкаләсе басылган иде. "Районыбыз халкының зарланыр урыны юк, дип беләм. Әмма минем зарланырлык урыным бар, бу минеке генә түгел, Җөлбидә яшәүче авыл халкымның һәм аларның балаларының зары. Ничә ел интеккән борчуыбыз, зарыбыз - юл юклыгы...", дип, сукаланган басу аша Яңа Җөлби авылы балаларының иртәнге сәгать алтыдан мәктәпкә барулары хакында язган иде ул.

Әлеге язмага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков җавап бирде:

  • 2016 елда Яңа Җөлби юлына таш түшәләчәк. Бүгенге көндә аның проекты эшләнә башлады. Юл төзелеше Федераль программага керерме,республика программасы булырмы , анысы төгәл билгеле түгел, шуңа күрә юлга кагылышлы сорауларга нечкәлекләре белән җавап биреп булмый. Әмма Яңа Җөлби киләсе елга юллы булыр, дип уйлыйбыз, - ди диде ул.

Күрергә насыйп булсын. Төгәлен билгеле булгач хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев