Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең өлкән хәбәрчесе яза

Яңа ел мөбарәк булсын! Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 ел да узып бара. Аллага шөкер, тормышларыбыз матур: өйләребезгә газ-су кергән, утларыбыз якты, юлларыбызда асфальт җәелгән. Кибетләргә килеп керсәң, табыннар азык-төлектән сыгылып тора. Пенсияләребезне өебезгә китереп бирәләр. Без мондый тормышны күрмәгән өлкәннәргә, Аллага шөкер, Ходай Тәгалә күпсенмәсен. Тик телевизорны ачып карый...

Яңа ел мөбарәк булсын! Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән 2015 ел да узып бара. Аллага шөкер, тормышларыбыз матур: өйләребезгә газ-су кергән, утларыбыз якты, юлларыбызда асфальт җәелгән. Кибетләргә килеп керсәң, табыннар азык-төлектән сыгылып тора. Пенсияләребезне өебезгә китереп бирәләр. Без мондый тормышны күрмәгән өлкәннәргә, Аллага шөкер, Ходай Тәгалә күпсенмәсен.

Тик телевизорны ачып карый башласаң, гел күңелсез хәбәрләр, җитмәсә атна саен үткәрелә торган депутатларның утырышларында гел алдагы 2016 ел авыр булачак, дип кисәтеп торалар. Киләчәктә нәрсә буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әйбәт булсын, дип юрыйк. Татарстан кырларында елдан-ел мул уңышлар җыеп алына, шулай булгач халыкка да начар булмас әле, җитәкчеләребез акыл белән уйлап эшләрләр дип ышаныйк.

Безнең киләчәгебез алар кулында. Еллар гына тыныч булсын. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Барлык район халкын, "Әтнә таңы"н укучыларны, хәбәрчеләребезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бергәләп эшләп торыйк, газетабызга язылыгыз, бер-беребезне ташламыйк!

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев