Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең үлмәгән төлкесе...

- Кара, кара, әни, төлке, юл кырыенда карап тора, курыкмый да... Кызым әйткәнче шәйләп өлгергән идем. Күрәсең, кичке ауга чыгышы. Аннан соң гажәпләнә торган да түгел, "Ашыт" заказнигы биләмәләрен үтәбез, монда ни генә юк; юл аркылы арттан килгән бәбиләрен барлый-барлый үрдәкләр чыгып бара. Сазлыклы суда озын аяклы челән нидер актара,...

- Кара, кара, әни, төлке, юл кырыенда карап тора, курыкмый да...

Кызым әйткәнче шәйләп өлгергән идем. Күрәсең, кичке ауга чыгышы. Аннан соң гажәпләнә торган да түгел, "Ашыт" заказнигы биләмәләрен үтәбез, монда ни генә юк; юл аркылы арттан килгән бәбиләрен барлый-барлый үрдәкләр чыгып бара. Сазлыклы суда озын аяклы челән нидер актара, үткән барганга берсенең дә исе китми. Алты баласын иярткән аккош та горур гына олы юл кырыендагы сулыкта йөзеп тора, икенчесе камышлар арасында үзен чистартып купшылана. Карлыгачлар су өстендә бала очыра. Әллә очарга өйрәтә әниләре, әллә черки аулаулары, белмәссең... Кичке тынлык бу төштә онытыла, һәр кош үзенчә сөйләшә, моңлана бу төбәктә, ә матурлык. Кояш байый ... Соклангыч манзара!

Төлкесе дә үз бәһасен белә монда, тыюлыкның экологлар тарафыннан сакланганын күрәдер? Шушы араларда редакциягә кергән Наил абый Шаһиев та "Төлкене үлгән дип әйтәләр, үлмәгән ул, "Ашыт" буенда үзем күрдем. Аккош балалары да сөбханалла булганнар инде, ял итәргә шунда төшеп менәм, хозурланып кайтам. Авыл эчен әйләнәм, "Ашыт" түгел инде монда, су буйлары бик пычрак, адәм баласының шакшылыгы инде, нишләп шулайдыр инде бу кеше..." дип борчылып чыгып киткән иде.

Ә мин исем китеп төлкегә карап торам, матур үзе! Күзләре хәйләкәр, үзе хәйләкәр. "Үлмәгән", диләр. "Котырган төлкене атканнар", дип сөйләшкән иде халык, язып та чыктык, үлмәгән имеш.... Төлке берәү генә була димени.

Олы Әтнә авылының Арчага чыгып киткән башындагы зират тирәсендә яшәүче бер танышым күптән түгел генә: "Кыра төлке тавыкларны, дүрт тавыкны алып чыгып киткән иде, әтәчкә чират җитте бүген, төлке белән сугышып кайткан иде беркөнне, ничек ычкынгандыр, йоннары кырылып беткән, баш тирәләре канаган иде, бу юлы беткәндер инде. Зиратта оясы, балалар үстереп ята, беркөнне тавыкны алып киткәнен үзем күреп калдым артыннан, урамда йөргән тавыклар да түгел, ишекалдыннан алып чыгып китә бит, дүрт тавык калды, аларын да алып китсә тынычлар инде, без дә тынычларбыз, сәдакадан булсын; тавыклар саны буенча бер тавыкның ничә көнгә җиткәненә кадәр исәпләп була. Бездә тавыклар беткәч, ачка үлмәсләрме, тагын кайсы йортны каһәрләр, тавыкларны да бик асрамыйлар бит хәзер", - дигән иде.

Менә сиңа матур төлке, алдатмый каһәр, үзенә кирәкне таба, ала белә. "Ашыт" ка кадәр төшмәс зират төлкесе, шулай булгач ишләре бардыр... Тавык-казларыгызны саклагыз! Үстереп бетергәч кенә юкка чыкмасыннар... Әле бит аның авыл эчендә йөрүче этләре күпме!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев