Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Людмиласы

Шәхес Исемнәре Людмила Бәхеткә юллар урау, диләр. Шул урау юлларны җиңел генә үтеп, теләгәненә ирешкәннәр бар. Гомерен тырыш хезмәткә багышлап, сабыр гына булганына риза булып яшәгәннәр дә байтак. Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый тагын... Людмила Георгий кызы тумышы белән Алабуга районының Татар Чаллысы авылыннан. Татар авылы булса да татарлардан берәү...

Шәхес

Исемнәре Людмила

Бәхеткә юллар урау, диләр. Шул урау юлларны җиңел генә үтеп, теләгәненә ирешкәннәр бар. Гомерен тырыш хезмәткә багышлап, сабыр гына булганына риза булып яшәгәннәр дә байтак. Бәхет төшенчәсен кем ничек аңлый тагын...

Людмила Георгий кызы тумышы белән Алабуга районының Татар Чаллысы авылыннан. Татар авылы булса да татарлардан берәү дә яшәмәгән анда. Людмила ханым да рус милләтеннән.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга медучилищесының шәфкать туташлары бүлеген тәмамлаган кыз Әтнә хастаханәсенә юллама ала. Татарча бер авыз сүз белмәгән яшь белгеч әнә шулай итеп саф татар авылына эшкә кайтып төшә. Тел белмәве кызның еш кына күз яше түгүенең сәбәпчесе дә була. - Кызлар аралашалар, рәхәтләнеп сөйләшәләр, мин бернәрсә аңламыйм. Гаҗизләнеп, елап бетә идем, - дип искә ала ул үзе шул вакытларын.

1966 елның 1 августыннан бирле әнә шул хастаханәдә хезмәт куя Людмила апа. Соравың булса елмаеп җавап бирер, артыгын дәшмәс, һәрчак чиста - пөхтә киенгән бу шәфкать туташына район халкы күптән ияләшеп беткән инде. Үз итеп Лүсә дип эндәшәләр аңа биредә.

50 ел гомер бер караганда бик аз да, шул ук вакытта бик күп тә кебек. Аның эчендә күпме кеше белән аралашылган, күпме кешегә ярдәм ителгән. Ә иң куанычлысы - күпме рәхмәт сүзе ишетелгән. Эшли башлаган көннәрендә ярдәм кулы сузган, авыр минутларында терәк булган якын кешеләре дә байтак Людмила ханымның. Остазлары итеп Сырдарья һәм Сәлим Измайловларны санаса, ул чакта данлыклы табиблар, кеше сәламәтлеге сагында үз- үзен аямаган Хафизә Мөхәммәтовна, Люция Мөнировна белән иңгә - иң куеп эшләгән вакытларын зур горурлык белән искә ала. 75 койка урынлы иске хастаханәдә яше - карты, баласы- чагасы бергә дәваланган чорлар. Бала -чакта үземә дә берничә тапкыр салкын тидереп ятып чыгарга туры килде анда. Сабыйлыгым белән шәфкать туташларының исемнәрен истә калдырмасам да, аларның ачык йөзләре, йомшак мөгалләмәләре, җылы куллары әле дә хәтердә.

Адәм баласын ризыгы йөртә дип әйтергә яраталар бездә. Шул ашыйсы ризыгы буламы, әллә язмышында шулай язылганмы - насыйп ярын да биредә очрата яшь кыз. Ренгент лаборанты булып эшләгән Әмир абый Измайлов белән 1968 елда яңа гаилә корып җибәрәләр. Уртак җимешләре булып башта уллары, соңрак кызлары туа. Әмма күрәселәре алда булган икән әле Людмиланың. Матур гына яшәп яткан җирдән тормыш күген кара болытлар каплап ала. Фаҗигале үлем Әмир абыйны җир куенына илтеп сала.Бары13 ел бергә яшәп калалар алар. Ике баласы белән сыңар канатсыз калган хатынга ул чакта бары 33 яшь кенә була.

Туган якларыннан еракта, ни бер якыны, ни бер туганы булмаган Людмиланы әнә шулай сындырып сыный язмыш. Ярый әле онытылып торырга янында сабыйлары була. Ничек итсә итә, тырыша, бар назын, бөтен барлыгын балаларына багышлый ул. Авыр чакларында сыенып елар кешесе булмый Людмиланың. Андый чакларында яраткан эше булуы күңелендә яшәргә көч бирә, киләчәккә өмет уята.

Людмила Георгиевна, күз тимәсен, әле бүген дә сафта. Әле узган ел гына кабат белемен күтәреп, махсус курсларда укып кайткан. Үз өстендә эшли, компьютерны "егәрләп", һаман да авыруларга хезмәт итә. Рус милләтеннән булса да, кайбер татар кешеләреннән чиста итеп татарча сөйләшә ул. Әти- әниләрен үз дине буенча искә алып яшәсә дә, Коръән ашларына чакырганда да кире какмый. "Гомер буе Аллаһ тәгаләгә ышанып яшәдем, бары шуңа гына сыенам , шуның ярдәменә таянам",- ди үзе.

Ачык йөзле, җаны- тәне белән үз эшенә бирелгән Людмила апага җан тынычлыгы, сөенечле картлык телисе килә. Язмыш җилләре мәрхәмәтле булсын иде аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев