Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Маһитап чишмәсе”

Мөнәсәбәт "Маһитап чишмәсе" Без бала чакта әни: "Тау битендә, елгадан ерак түгел чишмә чыгып утыра", дип, көрәк белән казып, чистартып, чүмеч белән алып, су алып кайта иде. Һәр язны ташулар беткәч, "Теге чишмәлекне чистартып кайттым әле, ташулар, балчыклар күмеп киткән", - дип, әтигә чәй эчкәндә сөйләп утырганын хәтерлим. Елда карады...

Мөнәсәбәт

"Маһитап чишмәсе"

Без бала чакта әни: "Тау битендә, елгадан ерак түгел чишмә чыгып утыра", дип, көрәк белән казып, чистартып, чүмеч белән алып, су алып кайта иде. Һәр язны ташулар беткәч, "Теге чишмәлекне чистартып кайттым әле, ташулар, балчыклар күмеп киткән", - дип, әтигә чәй эчкәндә сөйләп утырганын хәтерлим. Елда карады ул бу чишмәлекне. Тора-бара күршеләр дә "Майтап" чишмәсеннән су алып кайттык әле, дип сөйләшә башладылар. Шул рәвешле чишмә әнинең исемен йөртә башлады. Хәзер бу чишмәне әнинең оныгы Реваль Закиров карап тора. Бик матур итеп "Маһитап чишмәсе" дип язу яздырып та элгән. Аллаһының мең рәхмәте яусын аңа.

Бу шигыремне, Әхтәм кем беләндер, исемен хәтерләмим, бурап, чишмәнең өсләрен матурлап эшләгәч яздым.

Сакла, энем, әнием чишмәсен!

Тау битендә, юл читендә

Челтерәп салкын чишмә ага.

Үткән-барган тукталалар,

Суын эчеп хәл алалар, сокланалар.

Әнием әле яшьрәк чагында,

Язның матур якты таңында

Очраткан ул шушы чишмәлекне

Мөлдерәп агып чыккан чагында.

Һәр ел язын карлар эреп, гөрләвекләр беткәч,

Әнием көрәк алып, шул чишмәгә киткән.

"Бисмилла"сын әйтеп, казып чистарткан,

Шатлык-кайгыларын сөйләп эчен бушаткан.

Чишмә гөрли, әнием, җырларыңны көйли,

Еракларга китеп ул ага.

Әнием чишмәсеннән күрше-тирәләр дә

"Чәйгә тәмле", диеп су ала.

Хәзер әнием вафат, истәлеккә диеп,

Калдырды ул безгә чишмәсен.

Ул чишмәне кара, энем, әниең кебек назла,

Карлы сулар күмеп китмәсен.

Чишмәң чылтырап ага, әнием,

Васыятеңне сөйләп,

Яннарына барсам килми китәсем.

Синең чәйләреңне эчкән кебек, әнием,

Килә чишмәң суын эчәсем.

Килми, әнием, килми китәсем,

Килә чәйләреңне эчәсем.

Сакла, энем, әнием чишмәсен!

Әлфия СӘЙФЕТДИНОВА,

Түбән Кама шәһәре.

Әлфия апа язган "Маһитап" чишмәсен фотога төшерергә бардым, Кышлау авылына җиткәнче юл читендә урнашкан бу чишмәне күпләрегезнең күргәне булгандыр, ә кемнәрдер суын алырга барадыр, чөнки "Бу чишмәдән су алучылар артканнан-арта, кайбер көннәрне машиналар күп булгач, чират торабыз. Бөтен район килә, дөрестән дә суы чәйгә тәмле, азрак юшкыны бар үзе, тик башка сулардан аерыла", - ди бидон белән килгән Илнур.

Кемдер эчәр өчен ала икән суын, ә кемдер дәваланыр өчен. "Кемгә ничектер, безгә булыша, бөердәге ташларны эретә, дип тә сөйләүчеләрне ишеткәнебез бар. Гел киләбез", - диләр икенчеләр.

Суын да эчеп карадым, нишләптер Кала таудагы "Изгеләр чишмәсе"нең суын хәтерләтте. Сөбханалла. Ә матурлык, чисталык. Аллага шөкер, караулы икән, дип сөенеп куйдым. Алай гына да түгел, чишмә гөлләргә күмелгән. Янәшәсендә утырып ял итәргә беседка да бар. Чүмече, тастымалы куелган, керү юлында басмасы бар.

- Беседкаларын да Реваль Закиров үзе эшләтте. Язуын да куйдырды. Чәчәкләрен Розалия Минһаҗева утырта. Айрат Абдуллин гаиләсе дә чәчәкләр белән булыша. Әлеге чишмәнең суын ике ел элек тикшерткән идек, әйбәт булып кайтты. Тагын тикшертәсе бар, әле кул җитми", - ди Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова. Кышлау авылы эченнән үтеп, су буе тирәсендә тагын бер чишмә бар монда. "Анысын да төзекләндерәләр", - диделәр. "Улагын алыштырасы калды", - ди җирлек башлыгы.

Кыскасы, суга кытлык юк, 6 кое бар, бишесен кулланалар. Авыл җирлегенә әле "Чиста су" программасы килеп җитмәгән, һәр хуҗалыкның үз коесы, мотор белән эшләтәләр. "Су бар анысы, Аллага шөкер, тик чыгымы гына күбрәк инде, һәркайсында мотор эшли...", - диләр.

Ә "Маһитап чишмәсе"н кышлаулар "Авылыбыз горурлыгы", дип атыйлар. Шулайдыр. Ә мин чит кеше буларак, Кышлау халкына сокланып кайттым. Чишмәләрне карап торалар, иман бар. Иман булган җирдә тормыш бөтен була.

Сүрия МИНГАТИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев