Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Мәңгәрендә " Кышкы урам" бәйрәме(фотолар)

Мәдәният «Кышкы урам" авылны гөрләтте Ул көнне Олы Мәңгәр авылының үзәге гөж килеп торган умарта күчен хәтерләтте. Соңгы елларда мәдәният йорты тирәсенә моның кадәр халык җыелганын бары Яңа ел кебек зур бәйрәмнәрдә генә күрергә була иде. « Кышкы урам» исеме астында үткән урам бәйрәменә сабый баладан алып өлкән яшьтәге авылдашларыбызга...

Мәдәният

«Кышкы урам" авылны гөрләтте

Ул көнне Олы Мәңгәр авылының үзәге гөж килеп торган умарта күчен хәтерләтте.

Соңгы елларда мәдәният йорты тирәсенә моның кадәр халык җыелганын бары Яңа ел кебек зур бәйрәмнәрдә генә күрергә була иде. « Кышкы урам» исеме астында үткән урам бәйрәменә сабый баладан алып өлкән яшьтәге авылдашларыбызга кадәр килгән. Кемгә ничектер, ә миңа җәй көннәре уза торган сабантуй ны хәтерләтте ул. Кайтучылар да күп иде, читтә яшәгән авылдашларыбызны бер- берсе белән күрештергән, классташларны очраштырган бәйрәм буларак та күңелгә кереп калды.

Бәйрәмгә җитди рәвештә әзерләнгәннәр. Монда иң беренче чиратта мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакированың зур тырышлыгы кергән. Авыл җирлеге, күмәк хуҗалык ярдәменнән башка түгел инде билгеле. Авылдашлар кайнар коймак белән чәйдән, пылаудан авыз иттеләр, шашлык та кыздыручылар бар иде. Авыл җирлеге Вазыйх Хисматуллин кунакларны бәйрәм белән котлап үткәннән соң, кышкы спорт төрләре буенча бәйге башланып китте. Аларда катнашу өчен дүрт команда әзерләнгән. Олы Мәңгәр командасы һәм мәктәп командасыннан тыш, Иске Мәңгәр һәм Бәхтияр авылы яшьләре дә үзләренең командаларын әзерләп килгәннәр. Аякка чаңгы киеп, авызга кашыкка салынган йомырка кабып йөгерү дисеңме, арбага кеше утыртып чабумы, зур чаңгыларда өчәр кеше билгеле бер дистанцияне әйләнүме - бәйгеләр берсеннән берсе кызыклырак иде. Аркан да тартыштылар, таяк тартышып та көч сынаштылар, кыршау белән дә йөгереп узышты командалар. Көч биреп торучылар да кимен куймады, һәркайсы үз командасы өчен җан атты. Эч катып көләрлек мизгелләр дә булмады түгел. Нәтиҗәдә, Олы Мәңгәр мәктәбе көндәшләрен артта калдырып беренче урынга чыкты. Мәңгәрләр үзләре дә сынатмады, икенче урынны алды. Өченче урында Иске Мәңгәр, дүртенче урында Бәхтияр командалары калды.

Балалар күңелен күрүне дә күздә тоткан оештыручылар. Теләгән һәркем - сабыйлар гына түгел, олылар да бизәлгән атта урам әйләнде ул көнне. Монысы инде бәйрәмгә аерым бер ямь бирде.

Авыл халкы өчен чын күңелдән, тырышып әзерләнгән искиткеч бәйрәм булды бу көн. Рәхәтләнеп ял иттек, уйныйсын уйнап, ашап- эчеп күңел ачтык. Оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, киләчәктә мондый матур бәйрәмнәребез традициягә әйләнсен дип кенә телисе килә. Безнең халык аңа чын-чынлап лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев