Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең мөхтәрәм җитәкчесе – беренче заты Габделәхәт Хәкимов та сайлады

Бүген, 13 сентябрь көнне, республика халкы белән беррәттән районыбыз халкы да Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлый. Иртәнге сәгать 7 дә район үзәгендә һәм барлык авыл сайлау участокларында да бәйрәм тантанасы, кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлап, гражданлык бурычларын үтиләр. Алар арасында районыбыз мөхтәрәм җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы...

Бүген, 13 сентябрь көнне, республика халкы белән беррәттән районыбыз халкы да Татарстанның иң югары вазифаи затын һәм җирле депутатларны сайлый. Иртәнге сәгать 7 дә район үзәгендә һәм барлык авыл сайлау участокларында да бәйрәм тантанасы, кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлап, гражданлык бурычларын үтиләр. Алар арасында районыбыз мөхтәрәм җитәкчесе Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов та бар. Ул җәмәгате Сәрия ханым белән 9 сәгатьтә Комыргуҗа авылында - 1006 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

- Районыбызның Һәр кешесе кебек бүген мин дә үземнең гражданлык бурычымны үтәп, Татарстаныбызның, районыбызның якты киләчәге өчен тавышымны бирдем. Авылым халкының, район халкының үз гражданлык бурычларын аңлап, сайлауга менә шулай бер-берсен бәйрәм белән котлап, сайлау участокларына килүләренә дә сөенәм. Ышанам, Әтнәнең сайлау яшендәге бар халкы бүген үзе лаек дип санаган кандидатка тавышын бирер, чөнки бездә аңлы, үз эшен белгән, тырыш халык яши. Мондый халык битараф була алмый, - диде Габделәхәт Гыйлемхан улы.

- Еллар тыныч булып, республикабызда да, районыбызда да бүгенге кебек тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын дигән теләк белән сайлыйм, - диде Сәрия ханым Хәкимова да.

Тавыш биргәнче дә, тавыш биргәннән соң да районыбыз җитәкчесе авылдашларының тормыш хәлләре белән кызыксынды. Үзен хөрмәт итеп, "Рәхмәт" әйтергә ашыккан өлкәннәрне игътибар белән тыңлап, аркаларыннан сөеп озатты. 1006 нчы Комыргуҗа сайлау участогында бүген 403 кеше тавыш бирәчәк. Республика Президенты белән беррәттән 7 округка 7 депутат сайланачак.

"Иртәнге сәгать 9 га сайлаучыларның 140ы килеп тавыш бирде инде", - ди сайлау комиссиясе җитәкчесе Ания Шәрәфетдинова. - Әлегә тәртип бозулар юк, без канәгать, - дип, күзәтүче Камил Сиразиев белән полиция инспекторы Фәнис Низамиев та үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев