Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең мәктәбендә сөт агачак

Районыбыз мәктәпләрендә җәйге айларда бер мәлгә тынлык урнашкан сыман тоела. Укулар юк, бар да ял итәдер төсле. Тик бу мәктәп тирәсендә булмаучылар өчен шулай. Җәй айларында да эш гөрли мәктәптә. Кемдер төзекләндерә, кемдер бакчасын тәрбияли. Районыбызның Олы Мәңгәр мәктәбе бакчасында да укучылар эшли. Шулай тәртипкә салынган, график нигезендә башкаралар. Яңалык...

Районыбыз мәктәпләрендә җәйге айларда бер мәлгә тынлык урнашкан сыман тоела. Укулар юк, бар да ял итәдер төсле. Тик бу мәктәп тирәсендә булмаучылар өчен шулай. Җәй айларында да эш гөрли мәктәптә. Кемдер төзекләндерә, кемдер бакчасын тәрбияли.

Районыбызның Олы Мәңгәр мәктәбе бакчасында да укучылар эшли. Шулай тәртипкә салынган, график нигезендә башкаралар. Яңалык та керткәннәр, бакчада ландшафт дизайны куллана башлаганнар, таусыман урыннар ясалган, анда чәчкәләр утыртылган. Матур.

"Бу әле башы гына, эшләп бетерә алмадык",- ди мәктәп директоры Ленар Гарипов.

Рәсемдәге мичкәгә сез дә игътибар иткәнсездер. Мин дә " Ни өчен?"- дип сорамый булдыра алмадым.

- Аның хикмәте бар, тик быел бу хикмәтне дә күрсәтеп бетерә алмадык, киләсе елга калды. Бу мичкә түнеп, аннан сөт агып чыгарга тиеш иде....- дип елмая директор.

Укытучылар ял итәдер дип уйлыйсыздыр. Юк, эшлиләр. "Амбарда даими бер укытучы хезмәт куя. Сенаж салырга 6 укытучы йөри, чокыр тулган саен алышыналар. Хуҗалыкка булышабыз", - диләр.

Шулай булгач, мәктәптә сөт агасына шик юк.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев