Әтнә таңы

Әтнәнең Мусасы үзе өчен театр ачты

Марат - «Тантана» лауреаты! Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин - "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» театраль премиясе лауреаты булды! Сүрия МИНГАТИНА Шатлыклы хәбәрне ишет­кәч шулкадәр рәхәт булып кит­те, чөнки Марат Мәхмүт улы безнең өчен чит түгел: күз алдыннан йөге­реп кенә...

Марат - «Тантана» лауреаты!

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин - "Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» театраль премиясе лауреаты булды!

Сүрия МИНГАТИНА

Шатлыклы хәбәрне ишет­кәч шулкадәр рәхәт булып кит­те, чөнки Марат Мәхмүт улы безнең өчен чит түгел: күз алдыннан йөге­реп кенә еллар узды: авыл хуҗалыгы техникумында Марат - китапханәче. Без эшкә чакыргач башта каршы килеп, соңрак "Татарча яза белмим инде, өйрәтсәгез эшләп карыйм", дип редакциягә килеп кер­еп, безне дә уздырып укып туй­маслык мәкаләләр язган журналист; мәдәният бүлегенә мөдир булып китеп, безгә кире кайткан корреспондент. Мөхәррир булып эшләгән еллары да онытылмаган, "Җитәкче булуның тәмен белмим икән мин..." - дип, редактор урынын үз теләге белән калдырып театрга киткәне дә истә. Безне ташлавына үпкәлисе дә килгән иде, хәтта.

Ә бүген театрга кагылышлы бер­нинди махсус белеме дә бул­маган Маратыбыз өчен куана күңел, икенче ел рәттән "Тантана" аны читләтми, Мирхәйдәр Фәйзинең "Адашкан күңел"ендәге Ильяс роле узган ел та­нытса, быел Кәрим Тинчуринның "Американ" спек­таклендә Муса роле бе­лән җиңү яулады ул. Һәм тик торганда гына түгел. Талантның ике канаты бар: берсе - халык, икенчесе - хезмәт, диләр. Ә бу ике арада син ничек бөтереләсең, күпме йокысыз төннәр үткәрәсең, күпме тир түгәсең - анысын үзең беләсең. Гадәттә бу шулай, тик Маратның ничек эшләгәнлеген күзаллау кыен түгел, чөнки бар хезмәте халык күз алдында...

...Марат Хәбибуллин мә­дәният бүлеге мөдире бу­лып эшләгән елларга кай­тыйк, ул вакытларны онытырлык булмады, чөнки беренче тапкыр Яңа ел балмаскарадында сәхнәгә "Чит планета кешесе төште" - көмешсыман ялтыравыклы кием­нән, нәкъ читләрнең үзе инде, басып алкышладык. Бер көйгә генә ак­­кан мә­дәният тормышы­на җан кереп китте ул чакта, "Нәү­рүз" бәйрәмен­дә "ишәк"­кә атланып чыккан Маратны да онытмагансыздыр, урам буйлап йөргән бу могҗизаның артыннан балалар гына түгел, олылар да калмады, аннан соң да байтак искә алдык, бүген дә юксынабыз, чөнки аның кебек бирелеп эшләүче күренми. Ни өчен искә төшерәмме?! "Тантана"ның башын күңел ни өчендер нәкъ менә шунда күрә.

Ул язган сценарийлар буенча куелган "Яңа ел маҗаралары"н аз ка­ра­мадык, быелгы елга күчкәндәгесен дә озак сөйләдек, әле дә истә. Редактор Марат та театр җанлы булды, үзе спектакльләрдә катнашып кына калмады, безне дә шул халык теат­ры эчендә кайнатты. Без театрга ияреп йөрдек, пат­риотка әйләндек, Казан тамашачысының гы­на түгел, респуб­лика хал­кының театрга кагылышлы бар фикерен өйрәндек, мактадык, мактандык, урыны-урыны бе­лән тән­кыйтьләдек. Үз теат­рың булганда битараф булып буламы соң? Бүген исә артист Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин өчен куа­на күңел, бар икән ихтыяр көче, бар икән театрга мәхәббәт! Һәм үз юлы, туры сүзе. Рай­он башлыгымы, рес­публика җитәкчесе­ме - аның үз фикере, ярыймы ул, ошыймы ул, Марат үз сүзен әйтә, дәлилли бе­лә! Сокландыра...

Мин белмәгән Маратны ачарга тырышам.

- Театр синең өчен нәрсә?

- Тормышның үзе. Әле бит ул өйгә дә ияреп кайта, өйдәгеләр туктатканчы сөйләтә дә...

- Зур бүләкне алыр­мын дип уйлаган идең­ме?

- Өметләнмәдем дә. Чөнки Илдар Хәйруллин кандидатурасы да бар иде. Мин аның уенын карадым һәм үземнең уенны аныкы дәрәҗәсендә бәяләрләр, дип уйламадым да.

- Бу бүләктә кемнең өлеше зур, Маратныкымы, режиссерныкымы?

- Гомәр абый Мәрдәновныкы. Авыл малайларын республика сәхнәсенә менәрлек итеп тәрбияли, өйрәтә алган. Халык театры режиссеры театрга мәхәббәт уята белгән. Рәхмәт аңа.

- Тормышыңа театр кай­­чан килеп керде икән?

- Мәктәптә укыгандадыр. Уйный идек, ә халык театрында уйнап карыйсым килсә дә, җөрьәт итмәдем, шулай да бер кыюланып Гомәр абыйга бу хакта әйтеп җибәргәнмен. Мин оныттым, ә Гомәр абый онытмаган. Туфан Миңнуллинның "Гармун уйный, баян чыңлый" спектаклен әзерләгәндә ул миңа Хисам ролен бирде. Куркып кына мендем сәхнәгә һәм төшә алмадым.

- Бу сәләт әтидәнме, әнидәнме?

- Ходайдандыр. Мин үземдә сәләт бардыр, дип тә уйламый идем.

- Иң яратып уйнаган ролең?

- Ышана торган да түгел, байтак роль уйналган икән. Иң яратып, бирелеп яратып уйнаганы - "Мулла"дагы Бәртдин-Бәдретдин. Бу роль минем тормышымны да, үземне дә үзгәртте. Бәд­ретдин дәрәҗәсенә төшү бик ансат...

- Театрның киләчәген ничек итеп күрәсең?

- Башка дәүләт театр­лары дәрәҗәсендә кү­рәсе килә. Барыбыз да тырышкан очракта бу көн килер, дип өметләнәм. Халык театры вакытында Илфат Хәкимов белән Рамил Фазлыев «Әтнә театрының 100 еллыгын дәүләт театры булып каршы алсак иде», дип хыялланалар иде. Мин ул вакытта да «Дәүләт театр­лары арасында соңгы булганчы, халык театрлары арасында беренче булу әйбәтрәк», дидем. Дәүләт театры булып яшибез, ахыры да әйбәт булсын иде, дип телим, тик бик күп эшлисебез бар әле.

Дөньяда кеше өчен кә­сепсез яшәүдән дә зур кимчелек булмас, дип язган Кәрим Тинчурин. Драматургның "Американ"ындагы Муса Маратны ачты һәм танытты. Ә бәлки киресенчәдер.

Кәсеп иткәнгә насыйп иткән, ди безнең халык. Ничек кенә булмасын барыбыз да шат! Киләчәктә дә яңа үрләр көтсен, Марат Мәхмүт улы - бу тамашачыларыңның ихлас теләге.

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: