Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең “Нечкәбил”е финалга узды

5 сентябрь көнне "Казан Арена" стадионында "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналы узды. Бу чараны быел "Президент белән бергә" хәрәкәте вәкилләре оештырды. Билгеле булганча, әлеге чара республика җитәкчелеге ярдәме белән 11 нче ел рәттән уздырыла. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләтнең нигезе - гаилә" дип, әледән-әле ассызыклап тора. Әлеге бәйгенең максаты...

5 сентябрь көнне "Казан Арена" стадионында "Нечкәбил" фестиваленең ярымфиналы узды. Бу чараны быел "Президент белән бергә" хәрәкәте вәкилләре оештырды. Билгеле булганча, әлеге чара республика җитәкчелеге ярдәме белән 11 нче ел рәттән уздырыла. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Дәүләтнең нигезе - гаилә" дип, әледән-әле ассызыклап тора. Әлеге бәйгенең максаты да гаилә традицияләрен, милли мәдәният һәм үзешчән иҗатны зурлауга, үстерү һәм камилләштерүгә юнәлтелгән

- Безне гаилә кыйммәтләре һәм ныклы гаиләләр аеруча көчле итә. Татарстанда рухи традицияләрнең саклануы безгә өстәмә көч өсти, камилләшергә ярдәм итә, - ди "Президент белән бергә" хәрәкәте вәкиле, "Нечкәбил" проекты һәм "Гаилә канаты астында" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Изольда Жуйкова да.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге чарада катнашучылар да елдан-ел арта. Агымдагы елда "Нечкәбил" конкурсының ярымфиналында Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 47 гаилә катнашты. Аларны алдан махсус билгеләнгән жюри бәяләде. Һәр катнашучы тамашачыга үзенең гаилә традицияләре турында сөйләде, мәдәни гореф-гадәт һәм үзешчән иҗат үзенчәлекләре белән уртаклашты. Шул ук вакытта алар үзләренең аш-суга осталыкларын да сынап карарга тиеш иде. Ашарга пешерү эшен исә һәр гаилә зур түгәрәк өстәлдә башкарды.

"Нечкәбил" нең ярымфиналында, алдан хәбәр иткәнебезчә, безнең Әтнә кызы - Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Эльмира Ринат кызы Мәгъсүмова дә гаиләсе белән катнашты. Әйтергә кирәк, ул бәйгенең таләпләрен җиренә җиткереп үтәде, моны сезнең игътибарга тәкъдим ителгән фотолардан да( калган фотолары сайтта) яхшы күреп була. Башка катнашучылар арасында ким-хур булмады, киресенчә аңа терәк булырга барган гаиләсенә- 5 яшьлек кызы Эльнизаның чыгышны башлап, алып баруы, кайнатасы Идрис Гәрәй улының "Авыл киче"н җырлавы, баянчы Фарис Биккининның уйнавы, олы кызы Илүзә катнашуында"Алчәчәк" бию ансамбленең чыгышы барысын да үз урынына куйды. Әйткәнемчә, Һәр катнашучыга бер түгәрәк өстәл бирелгән һәм шул аралык, менә шуны ничек бизи аласың, анысы да катнашучы карамагында. Күңел төшенкелегенә бирелүче берәү булса, монда нәрсә эшләп булсын, дияр иде. Ә "Нечкәбил"ләр ул почмакны танымаслык итте. Өстәл татар милли ризыклары белән тулып, кунак табынына әйләнде, ә стеналар катнашучылар сайлап алган номинациягә туры китереп бизәлде, Эльмира "Гаилә тарихлары"н сайлаган иде. Осталыкның, булганлыкның чиге юк икән. Иң гаҗәбе, катнашучыларның тынычлыгы, йөзләрендә - елмаю, з-үзләренә булган ышаныч. Жюри членнары да әнә шуңа игътибар итте.

- Хуҗабикәләрнең үз-үзләрен тотышы, тегү-чигү белән мавыгуы, тәмле ризыклар пешерү осталыгы булу бик матур күренеш. Бу традицияләр әбсеннән оныгына күчкән булса исә, аның кыйммәте тагын да арта, - ди жюри әгъзасы Марина Подольская.

Татарстан гаиләләре фестиваленең презентациясе 5 номинациядә уздырылды: "Халык традицияләре", "Гаилә тарихлары", "Буыннар элемтәсе", "Һөнәри бәйрәм" һәм "Мирас". Финалга чыккан гаиләләр, ә алар -15, безнең Эльмира да шулар сафында - беренче урын өчен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә, "Әниләр көне"ндә үзара көч сынашачак. Ярышның бу этабы Пирамидада үтеп, һәр катнашучыга 5 минут вакыт биреләчәк, "Нечкәбил"ләрнең һәр гамәле турыдан-туры сәхнәдә башкарылачак.

- Финалга чыгу максаты белән бармаган идем, мәшәкате дә җитәрлек, чөнки гаилә белән бергәләп йөрергә кирәк. Катнашкач, район халкы ышаныч күрсәткәч, аклыйсы да килде. Үзем генә башкарып чыга торган эш тә түгел. Җәй буе конкурс белән яшәдек: район мәдәният бүлеге коллективына, аеруча җитәкчесе Азат Гыйльметдин улына, сәнгать мәктәбе укытучыларына, җитәкчесе Алия Ринат кызына , хезмәттәшләремә, Минҗиһан апага, "Мирас" коллективына, минем җиңүем өчен үз өлешен керткән һәр кешегә, аеруча миңа терәк булган үземнең гаиләмә рәхмәтем чиксез. Финал өлешен дә бергәләп үтәрбез дип ышанам.", - ди Эльмира Ринат кызы үзе.

Ә әлегә фестивальнең өченче дәрәҗәле һәм хакимият башлыгыбыз Габделәхәт Хәкимов, оештыручы Изольда Жуйкова кул куйган "Районның иң яхшы гаиләсе" дипломнарына, спонсорларның күпләгән бүләкләренә ( хәтта утыртырга ак чыршы да бар) лаек булган "Нечкәбил"ебез - Эльмираны зур җиңүе белән котлыйк. Финалдан соң да куанырга насыйп булсын!

хәбәрчебез Эльвира ХАРРАСОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев