Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең очучы Туйкины

"Укучылар йортының түгәрәк җитәкчесе Радик Туйкин «Тукай» хуҗалыгы аэродромында балаларны парапланда очарга өйрәтә. Дельталетта очып карадылар да инде"... Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садриев шулай исе китеп сөйләсә дә, бу дәрәҗәдә үк дип уйламаган идем. Мәкаләм герое палаткалар корылган мәйданда махсус тышлык эченә урнашкан дельтаплан янәшәсендә актарына иде. Равил Садриевтан алган...

"Укучылар йортының түгәрәк җитәкчесе Радик Туйкин «Тукай» хуҗалыгы аэродромында балаларны парапланда очарга өйрәтә. Дельталетта очып карадылар да инде"...

Күәм мәктәбе укытучысы Равил Садриев шулай исе китеп сөйләсә дә, бу дәрәҗәдә үк дип уйламаган идем. Мәкаләм герое палаткалар корылган мәйданда махсус тышлык эченә урнашкан дельтаплан янәшәсендә актарына иде. Равил Садриевтан алган мәгълүматларга таянып, эшне ерактан - аның нәсел шәҗәрәсен искә алудан башладым.

Радик Нур улы данлыклы Туйкә нәселеннән. Бүгенге көнгә билгеле нәсел шәҗәрәсе озынлыгы Россия патшалары Романовлар династиясеннән 2 елга артык. Әлегә шәҗәрәдәге 1200 кешене белә. Араларында галимнәр, тарихчылар, укытучылар бик күп. "Укытучы дигәннән, үземне бер дә андый вазифа башкаручы итеп күзаллаганым булмады. Нәселдәнлек дигән төшенчә үзенекен итә күрәсең", - дип елмая элекке очучы. Шунда ук бабайсының туганнары Фазыл һәм Кәбир Туйкиннарның Һади Атласи белән бергә эшләүләрен, репрессия корбаннары булуын искә ала. "Татар зиратында, мемориалда җирләнгәннәр", - ди. Әңгәмәбез акрынлап кына бүгенге көнгә, аның балаларны дельталетта очарга өйрәтүенә күчте.

- Быел "Чулпан" лагерендә мин алып барган түгәрәк әгъзаларыннан профильле смена оештырдык. Алар белән 7 көн практик күнекмәләр дә үткәрдек, - ди...

Мәкаләнең тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев