Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Олы Мәңгәр авылы халкы сайлауларга бик җитди карый

Олы Мәңгәр мәдәният йорты бүген бәйрәмчә бизәлгән. Авылны яңгыратып агылган татар моңнары бәйрәм рухын тагын да арттыра. Иртәдән бирегә халык агыла, яше-карты, бала -чага иярткәне - һәммәсе республикабыз, авыл җирлегебез өчен зур әһәмияткә ия булган сайлауларда үз фикерен белдереп калырга ашыга. - Бездә халык сайлауларга һәрвакытта бик җитди карый. Быел...

Олы Мәңгәр мәдәният йорты бүген бәйрәмчә бизәлгән. Авылны яңгыратып агылган татар моңнары бәйрәм рухын тагын да арттыра. Иртәдән бирегә халык агыла, яше-карты, бала -чага иярткәне - һәммәсе республикабыз, авыл җирлегебез өчен зур әһәмияткә ия булган сайлауларда үз фикерен белдереп калырга ашыга. - Бездә халык сайлауларга һәрвакытта бик җитди карый. Быел исә активлык бигрәк тә зур, сайлаулар башлануга берничә сәгать кенә үтүгә карамастан, җирлекнең 60 процент халкы үз фикерен белдереп, тавыш бирде инде, - ди сайлау коммисиясе рәисе Фирая Әхмәдиева.

  • Сайлаулар башланганнан алып әлеге минутка кадәр тәртип бозу очраклары теркәлмәде. Бар да тәртип буенча бара, сайлаучылар олысы- кечесе бер- берсенә юл куеп, чират белән үзләре теләгән кандидатка тавыш биреп китте, - ди биредәге сайлауларга күзәтчелек итүче район вәкиле Ренат Мөхәмәдҗанов. - Оештыру дәрәҗәсе дә бик югары дип әйтәсем килә. Урыны да иркен, уңайлы. Бернинди этеш- төртеш юк. Авыл халкы бәйрәмгә килгән кебек килә. Участокта сайланучылар турында мәгълүмат алу өчен мөмкинлек биргән стендлар да бар. Сайлаучыларның кәефе әйбәт, бар да үзара дустанә мөнәсәбәттә.

Сайлаучылар арасында гаиләләр белән килүчеләр дә бар. Ә менә Камилә Абдуллина белән Алтынай Галимова бүген беренче тапкыр сайларга килгәннәр. - Бүген республикабыз өчен, шулай ук авылыбыз өчен дә бик зур әһәмияткә ия көн. Ул безнең өчен бигрәк тә җаваплы, чөнки бүген без беренче тапкыр сайлауларга килдек, илебез граҗданнары буларак киләчәккә республика язмышын билгеләүдә үз фикеребезне белдердек. Татарстан - туган җиребез, аның киләчәгенә үз өлешебезне кертә алуыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, - диләр кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев