Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары Тукайны искә алды (фоторепортаж)

Олы Мәңгәрдә елның елында татарның даһие булган Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән, матур чаралар үткәреп искә алалар. Авылыбызның иң зур урамында, мәктәптән ерак түгел бер йорт бар. Ул йортта 1907 елның октябрендә Әтнәгә хәрби хезмәткә алыну өчен күренергә килгән җирдән, яшь Габдулла кунып чыккан. Еллар узганнан соң, әлеге йортның өй...

Олы Мәңгәрдә елның елында татарның даһие булган Габдулла Тукайны зур хөрмәт белән, матур чаралар үткәреп искә алалар. Авылыбызның иң зур урамында, мәктәптән ерак түгел бер йорт бар. Ул йортта 1907 елның октябрендә Әтнәгә хәрби хезмәткә алыну өчен күренергә килгән җирдән, яшь Габдулла кунып чыккан. Еллар узганнан соң, әлеге йортның өй диварына шул датаны күрсәткән махсус такта эленде. Һәр елның апрелҗ аенда мәктәп укучылары әлеге йорт каршында бөек шагыйрьне искә ала.

Шул уңайдан быел да укучылар һәм укытучылар тарафыннан бәйрәм чарасы узды. Укучылар шагыйьнең үзенең, һәм аңа багышлап язган җбүтән авторларның шигырьләрен укыдылар, җырлар җырладылар. Соңыннан бергәләп татар теленең гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев