Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Олы Мәңгәрендә бәйрәм кичәсе үтте

Олы Мәңгәр мәдәният йортында урнашкан китапханәдә якынлашып килүче Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан бик эчтәлекле чара оештырылды. Биредә айга бер тапкыр өлкәннәрне җыеп , тарих турында сөйләшеп, фикер алышып утырулар матур традициягә әйләнгән иде инде. Якташ тарихчыбыз Люция апа Әхмәтҗанованың район җирлеге, авылыбыз тарихына багышланган кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырылган чыгышын...

Олы Мәңгәр мәдәният йортында урнашкан китапханәдә якынлашып килүче Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан бик эчтәлекле чара оештырылды. Биредә айга бер тапкыр өлкәннәрне җыеп , тарих турында сөйләшеп, фикер алышып утырулар матур традициягә әйләнгән иде инде. Якташ тарихчыбыз Люция апа Әхмәтҗанованың район җирлеге, авылыбыз тарихына багышланган кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырылган чыгышын бигрәк тә көтеп ала өлкәннәребез. Бу юлы да кичәне ул башлап җибәрде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова исә килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Мусина да буш кул белән килмәгән, авыл җирлеге исеменнән килүчеләргә кечкенә генә истәлек бүләкләр тапшырды. Бәйрәм мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, реҗиссер Илнур Шакиров, авылдашыбыз Илсия апа Вәлиева, Иске Мәңгәр авылы мәдәният йортыннан Вәсилә Җаббарованың җырлары белән үрелеп барды. Китапханә мөдире Гөлшат Гарифҗанованың кызыклы сорауларына да бергәләп җавап эзләделәр. Килүчеләр үзләре дә шигырьләр укыды, оештыручыларга изге теләкләрен җиткерде.Чара " Кояш гомере телим" җырын бергәләп башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев