Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Олы Мәңгәрендә Яңа ел бәйрәме узды

Олы Мәңгәр балалар бакчасында балалар өчен күңелле "Яңа ел бәйрәме" булып үтте. Музыка залын тутырып килгән әти -әниләр каршында сабыйлар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Шунда ук әти-әниләр арасында игълан ителгән "Чыршыга - уенчык" бәйгесенә йомгак та ясалды. Әлеге бәйге ноябрь аенда башланып китте. Әти-әниләр кул астындагы материаллардан чыршы уенчыгы...

Олы Мәңгәр балалар бакчасында балалар өчен күңелле "Яңа ел бәйрәме" булып үтте. Музыка залын тутырып килгән әти -әниләр каршында сабыйлар бик матур итеп чыгыш ясадылар. Шунда ук әти-әниләр арасында игълан ителгән "Чыршыга - уенчык" бәйгесенә йомгак та ясалды. Әлеге бәйге ноябрь аенда башланып китте. Әти-әниләр кул астындагы материаллардан чыршы уенчыгы ясарга тиеш иде. Җиңүчеләр 10 номинациягә бүленде. Һәр номинациядә җиңүчегә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шундый матур чара оештырганнары өчен бакча мөдире Миләүшә Сафина, өлкән тәрбияче Гүзәл Гарифҗановага, Тәрбиячеләр Гөлнара Хәмидуллина, Гөлзидә Камаловага, тәрбияче ярдәмчеләренә, биредә эшләүче һәркемгә зур рәхмәт белдерәсе килә. Уңышлар Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев