Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Оҗмах почмагында” сабан туе үткәрдек.

Милли традицияләрне саклап, авыл хезмәткәрләренә сабантуйларын җыр-моң белән, күтәренке рухта үткәреп җибәрү өчен зур хезмәт куйган авыл халкына хөрмәт йөзеннән колхоз җитәкчеләренең иң-иңнәре артистларны чакырырга тырышалар. Безнең группа менә бишенче ел инде сабантуй бәйрәмен Әтнә районы авылларында үткәрде. Милли бәйрәмебез якынлаша башлагач, безгә кайбер артистлар:"Сез Әтнә районына кайтасыздыр инде", дип...

Милли традицияләрне саклап, авыл хезмәткәрләренә сабантуйларын җыр-моң белән, күтәренке рухта үткәреп җибәрү өчен зур хезмәт куйган авыл халкына хөрмәт йөзеннән колхоз җитәкчеләренең иң-иңнәре артистларны чакырырга тырышалар.

Безнең группа менә бишенче ел инде сабантуй бәйрәмен Әтнә районы авылларында үткәрде. Милли бәйрәмебез якынлаша башлагач, безгә кайбер артистлар:"Сез Әтнә районына кайтасыздыр инде", дип шаярта да башладылар.

Быел Ташчишмә авылына юл тоттык. Чынлап торып, бу бит - "Оҗмах почмагы"! Милли бәйрәмебезгә шундый яхшы әзерләнгәннәр. Өелеп торган бүләкләр, ике зур тәкә - әйтерсең сабантуй кечкенә авылда түгел, ә зур район үзәгендә үтә дип уйларсың. Авыл җитәкчесе Рәис Равил улы белән авыл хезмәтчәннәре арасында җылы мөгалләмә күзгә ташланып торды. Менә шушы матур күренешләрне күреп, без онытылмаслык хисләр белән кайттык.

Газетагыз аша Ташчишмә авылы җитәкчеләренә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сезнең эшегездә зур уңышлар, исәнлек- саулык, авыр эшегездә җиңеллек теләп зур хөрмәт белән:

Әсхәт Хисмәтов - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты;

Фәрит Хатыпов - баянчы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Сәлимә Ганиева - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев