Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең һәр гаиләсендә - бердәмлек

"Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән спорт бәйгесе "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә гөрләп узды. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге спорт бәйгесендә барысы 9 гаилә көн сынашты. Югары Сәрдә авыл җирлегеннән Хайретдиновлар гаиләсе, Күлле Кимедән Хәмидуллиннар, Түбән Көектән Мөхәммәтгалиевлар, Комыргуҗадан Хәкимовлар, Бәрәскәдән Сабирҗановлар, Олы Әтнәдән...

"Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән спорт бәйгесе "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә гөрләп узды.
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге спорт бәйгесендә барысы 9 гаилә көн сынашты. Югары Сәрдә авыл җирлегеннән Хайретдиновлар гаиләсе, Күлле Кимедән Хәмидуллиннар, Түбән Көектән Мөхәммәтгалиевлар, Комыргуҗадан Хәкимовлар, Бәрәскәдән Сабирҗановлар, Олы Әтнәдән Хәйруллиннар, Өҗемнән Мортазиннар, Күәмнән Хәкимовлар, Яңа Шашыдан Сабирҗановлар гаиләләре бик матур уеннар күрсәттеләр.

Гаиләләр концерт номерлары да күрсәттеләр. Озынлыкка сикерү, гер күтәрү, "отжимание", дартс, интеллектуаль уен, күңелле картинкалар ясау, эстафета, шашка ярышларында һәр гаилә дә сынатмады. "Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән спорт бәйгесе чын бәйрәм көнгә әверелде. Шуңа күрә дә бу көнне җиңүче, җиңелүчеләр булмады, бары тик бүләк алучылар гына булды, дияр идем мин. Гаиләләрнең:
Ярышлар бик күңелле, кызыклы булды, мондый спорт уеннарын алга таба да үткәрүне дәвам итәргә кирәк, - диюләре дә моның шулай икәнен расладылар.
Уен төрләре буенча баллар куелып, соңыннан иң югары саннарны җыючыларга бүләкләр тапшырылды. Яңа Шашыдан Сабирҗановлар гаиләсе беренче урынга лаек булдылар. Икенче белән өченче урыннарны Күлле Кимедән Хәмидуллиннар белән Күәмнән Хәкимовлар гаиләләре бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев