Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең һәр минуты гашыйк итә

Туган җирем (Г.Тукайга ияреп) Кышка керсәм,карларыңа гашыйк булам, Аклык сибеп торганына шөкер кылам. Шул аклыкта коенамын һәрбер таңда, Пакьлек белән яшәүләре рәхәт җанга. Язга чыксам,ташкыннары ала тотып, Һәр яшеллек ялкынсыман тора йотып. Гаҗәп түгел,табигать ул терек зат бит, Эте-бете язлар җиткәч терелә бит. Җәен рәхәт колач салып суда йөзү, Җиһан...

Туган җирем (Г.Тукайга ияреп)

Кышка керсәм,карларыңа гашыйк булам,

Аклык сибеп торганына шөкер кылам.

Шул аклыкта коенамын һәрбер таңда,

Пакьлек белән яшәүләре рәхәт җанга.

Язга чыксам,ташкыннары ала тотып,

Һәр яшеллек ялкынсыман тора йотып.

Гаҗәп түгел,табигать ул терек зат бит,

Эте-бете язлар җиткәч терелә бит.

Җәен рәхәт колач салып суда йөзү,

Җиһан нигьмәтләрен авыз итү.

Кояш нуры сине үзе әсир итә,

Тән рәхәте, җан рәхәтен хасил итә.

Уңышлар мулдан булса күңелгә рәхәт,

Кырда иген шаулап торса, чикмәм михнәт,

Җыеп алу кирәк аны тулы көчкә,

Туган җирнең һәр минуты гашыйк итә

Ары авылыннан Фидаил Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев