Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында күперне җир йоткан

Күәм авылы күпере бу! "Атнадан артык шул хәлдә тора, фермага, балалар мәктәпкә, бакчага йөри торган күпер бу!.."- дип шалтыраттылар әлеге авылда яшәүчеләр. Дөрестән дә бик хәтәр хәлдә күпер. Тоташы белән диярлек аска төшеп киткән, кырый-кырыйлары аеруча хәтәр. Асфальты бар кебек өстән, ә аскы ягы юк. Иң хәтәре, юлга аркылы таш...

Күәм авылы күпере бу! "Атнадан артык шул хәлдә тора, фермага, балалар мәктәпкә, бакчага йөри торган күпер бу!.."- дип шалтыраттылар әлеге авылда яшәүчеләр.

Дөрестән дә бик хәтәр хәлдә күпер. Тоташы белән диярлек аска төшеп киткән, кырый-кырыйлары аеруча хәтәр. Асфальты бар кебек өстән, ә аскы ягы юк. Иң хәтәре, юлга аркылы таш багана салынган, бернинди билге юк. Көндез күренә, ә төнлә туп-туры барып керә белмәгән кеше.

- Куйган идек знак, алганнардыр алайса...- диде авыл җирлеге башлыга Реваль Гатауллин. Куярбыз, диде. Куярга кирәк билгеле. Бәла-каза булганчы өлгерергә кирәк.

- 60 еллап бар бу күпергә, тузган булгандыр инде. Тик торганда төшеп китте, Аллага шөкер, бәла-каза булмады. Күперне эшлибез, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы да карап, ниләр эшләп булачагын әйтеп, киңәш итеп китте. Аның урынбасарлары да карады. Астына торба куярбыз, дип сөйләштек. Торбасы Күңгәрдә бар, эксваватор гына көтәбез, эшли башлыйсы, - ди җитәкче.

Әйткәч, эшләрләр, безнекеләр сүзендә тора торганнар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев