Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Рүзиясе курка

Югалтудан куркам Күземдә яшь… Әллә йөрәк елый? Гүя җан яңгырда күшегә. Бергә булалмыйбыз. Купме кирәк Җаны өзгәләнгән кешегә? Син- сөюем минем, җанымдагы Көтмәгәндә килгән шатлыгым. Караңгыда- нурым, назлы ярам, Теләк, омтылышым,барлыгым. Син-якыным, синнән якынрак Һичкемем юк дөнья йөзендә. Син- хәзинәм, җырым, татлы тыным, Җиләс җилем сары көземдә. Куземдә яшь... Әллә...

Югалтудан куркам

Күземдә яшь… Әллә йөрәк елый?

Гүя җан яңгырда күшегә.

Бергә булалмыйбыз.

Купме кирәк Җаны өзгәләнгән кешегә?

Син- сөюем минем, җанымдагы

Көтмәгәндә килгән шатлыгым.

Караңгыда- нурым, назлы ярам,

Теләк, омтылышым,барлыгым.

Син-якыным, синнән якынрак

Һичкемем юк дөнья йөзендә.

Син- хәзинәм, җырым, татлы тыным,

Җиләс җилем сары көземдә.

Куземдә яшь... Әллә күңел елый?

Югалтудан куркып,бөрешеп...

-Бар булмышым син бит, югалма!- дип

Озгәләнә якын бер кешең.

Рүзия Камаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев