Әтнәнең сабыр баласы
Илмир Хисмәтуллин Түбән Шашы авылында яши. Әле биш кенә яшьтә булса да, язмыш син кечкенә дип тормаган, җитди сынауларга дучар иткән аны. Читтән карап торганда - гадәти бала ул. Яшьтәшләре кебек үк уенчыклар белән уйнарга ярата, сөйләшүе дә бик чиста, матур. Сабырлыгы йөзенә чыккан, һәр сүзен уйлап кына әйтер.Рәсемнәр ясарга...
Илмир Хисмәтуллин Түбән Шашы авылында яши. Әле биш кенә яшьтә булса да, язмыш син кечкенә дип тормаган, җитди сынауларга дучар иткән аны.
Читтән карап торганда - гадәти бала ул. Яшьтәшләре кебек үк уенчыклар белән уйнарга ярата, сөйләшүе дә бик чиста, матур. Сабырлыгы йөзенә чыккан, һәр сүзен уйлап кына әйтер.Рәсемнәр ясарга ярата. Менә-менә сикереп торыр да, йөгереп китәр төсле. Тик юк шул, юк. Аяклары йөрми Илмирның. Ул тумыштан балалар церебраль параличы белән авырый.
- Көн саен урамга чыкмый калганыбыз юк. Көндез өлгермәсәк, кичке аштан соң булса да әйдәләп алып чыгып китә. Урам белән мунчаны бик ярата улым, - дип сөйли әнисе Ләйлә ханым. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә дигәндәй, үз хәлен үзе генә беләдер инде сабыр ана. 35 яшьлек Ләйлә Хисмәтуллинаның бар тормышы, яшәеше газиз улын тәрбияләүгә багышланган. Илмир - гаиләдә өченче бала. Абыйсы Рәмис Күңгәр мәктәбенең 9 сыйныфын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, бүгенге көндә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Апасы Илнара мәктәпнең 8 нче сыйныфында белем ала.
- Абыйсы да, апасы да бик ярата Илмирны, барыбыз өчен дә бик кадерле ул. Рәсем ясарга да алар өйрәтте. Улыма тиешле тәрбия, массаж кирәк. Монда да алар ярдәмгә килә, көн саен апасы белән егермешәр минут аякларына массаж ясыйбыз, - ди әнисе.
Дөрес, тормышлары җитеш, йортлары да зур, иркен аларның. Абзар тулы мал-туар асрыйлар. Бу эшләрдә дә олы балалар әниләренең беренче ярдәмчеләре. Илмир туганнан соң бала акчасына өстәп ипотека кредиты алганнар, шул акчалар ярдәмендә йорт- җирләрен яхшыртуга ирешкәннәр. Тик менә Илмирга ике яшь тулгач әтиләре Илдар гына тормыш иптәшен парсыз, балаларны ятим калдырып әшәке чирдән үлеп киткән. Өч бала белән, әле җитмәсә берсе авыру, ялгыз калуның ни-нәрсә икәнен үзләре шул хәлдә калучылар гына аңлар. Югалмаган Ләйлә, сабыйларын да ким-хур итмәгән, шулар хакына алга таба яшәргә көч тапкан. Ә бит Илмир башта бөтенләй дә сөйләшмәгән, хәзергечә утырып та тормаган. "Идәндә әйләнеп йөри иде", - дип искә ала әнисе. Балада яхшы якка үзгәрешләр Арчага, "Исток-Надежда" реабилитация үзәгенә барып йөри башлагач башланган.
- Әлеге үзәккә путевка белән социаль ярдәм бүлеге тәэмин итә. Елга ике тапкыр барабыз. Анда караш бөтенләй икенче төрле, эшләүчеләр дә бик әйбәт - һәрчак ярдәм итәргә генә торалар. Массажны ничек ясарга кирәклеген дә шунда өйрәттеләр. Социаль үзәк димәктән, Илмирга колясканы шулар аша алганнар. Аягындагы махсус ботинкалары, хәрәкәтләнү өчен җайланма да шулар ярдәме белән алынган.
- Табиблар ни диләр, өмет бармы? - дип кызыксынам.
- Баш белән бәйле инде, баш миенә кайчан хәбәр килә - шунда йөри башларга мөмкин диләр, - Ләйлә ханым сагыш тулы күзләрен читкә бора. Үзәкләре өзелгән мондый минутларында Илмирының: "Мин сине бик яратам, әнием", - дип битләреннән сыпыруы яралы җаннарына дәва була торгандыр. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән нәни Илмир аягына басып, киләчәктә әнисе Ләйләгә аның игелеген күрергә язсын иде дип телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев