Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең сабыр кияве

Сабыр кияү Авылыбызның мөхтәрәм карты Галимҗан абый Галиевне мин бик аз хәтерлим. Аны бик таза, тәвәккәл кеше иде сөйлиләр. Ул Иске Мәңгәргә кияү булып төшкәч, әбисе кияүне сыйларга пәрәмәч пешерергә тотынган. Әби пешереп тора, кияү пәрәмәч өстенә пәрәмәч куеп авызына озата тора. Әби пешереп өлгерә алмагач, кияү сабыр гына, яңа...

Сабыр кияү

Авылыбызның мөхтәрәм карты Галимҗан абый Галиевне мин бик аз хәтерлим. Аны бик таза, тәвәккәл кеше иде сөйлиләр. Ул Иске Мәңгәргә кияү булып төшкәч, әбисе кияүне сыйларга пәрәмәч пешерергә тотынган. Әби пешереп тора, кияү пәрәмәч өстенә пәрәмәч куеп авызына озата тора. Әби пешереп өлгерә алмагач, кияү сабыр гына, яңа партия пәрәмәч пешкәнне өстәл артында көтеп утыра икән.

Кызып китеп булмый.

Мин бик кечкенә бала вакытта Галимҗан абый безгә нәрсәдер эшләргә килгән. Эшен бетергәч, аны өйгә чәйгә дәшәләр. Мәфтүха әби ашны бүлеп тора, Галимҗан абый сыпыртып тора икән. 5-6 тәлинкә ашагач әби:

-Галимҗан, тагын бүлимме, - дип сораган. Галимҗан абый:

-Бүл, бүл, Мәфтуха, ашыйм, әле бик кызып китеп кенә булмый, - дигән имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев