Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Сарман урамы бәйрәме

Кем Яңа елны ничек каршылый инде, безнең Сарман урамы дүртенче ел Яңа елны каршы алып, Путинның котлавын тыңлауга урамга ашыга, бәйрәмнең чираттагысы урамдагы өстәл артында- бәлеш ашап, уйнап-көлеп дәвам иттерелә. Ничек кенә суык булса да, без- урамда. Бергә булганда суык сизеләмени ул. Алдан әзерлек эшләре бара билгеле. Узган ел күршебез...

Кем Яңа елны ничек каршылый инде, безнең Сарман урамы дүртенче ел Яңа елны каршы алып, Путинның котлавын тыңлауга урамга ашыга, бәйрәмнең чираттагысы урамдагы өстәл артында- бәлеш ашап, уйнап-көлеп дәвам иттерелә. Ничек кенә суык булса да, без- урамда.

Бергә булганда суык сизеләмени ул. Алдан әзерлек эшләре бара билгеле. Узган ел күршебез Маликов Камил чыршы бизәсә, быел Фидаил Сәфәров башлап җибәрде бу шатлыклы мәшәкатьне. Чыршыны утырттык, гирлянда уенчыклар тактык, ут суздык... бер генә нәрсә эчне тырнады, шуар өчен тау гына юк... кар яумады.

Курантлар суккач, бәлеш күтәреп урамга ашыктык! Салютлар аттык, төн суыграк булгач, учак та яктык... иң күңеллесе җырчы егетебез Фаил Сәфәров әтисе җыйган мини трактор белән килеп чыккач башланды, чөнки артына чана тагылган иде, аңлагансыздыр, трактор тауны алыштырды. Фаилебез бер дә иренмичә бөтен кешене "тау шудырды". Икәү дә шудык, өчәү дә...ятып та , басып та..

Бөтенесен тотып селкеп булмас, фотолларын карагыз, әле монда өере белән килгән яшьләр юк, алар да безнең белән бәйрәм итеп котлап киттеләр...

Бәхете белән килсен Маймыл елы! Без бик тырышып каршы алдык аны...

Фаил Сәфәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев