Әтнәнең Сарман урамында –Яңа ел!

Менә өченче ел рәттән урамыбыз белән бергә Яңа елны каршы алабыз. Бар да каршы ала, дисездер инде. Әйе, тик безнең урам үзенчә каршылый. Алдан әзерләнәбез: иң элек чана шуар өчен тау ясыйбыз, бу эшкә кемнең вакыты, теләге бар, шул катнаша, тау өелә, сулар сибеп катырыла, сынала. Яңа ел җитәрәк чираттагы...
Менә өченче ел рәттән урамыбыз белән бергә Яңа елны каршы алабыз. Бар да каршы ала, дисездер инде. Әйе, тик безнең урам үзенчә каршылый. Алдан әзерләнәбез: иң элек чана шуар өчен тау ясыйбыз, бу эшкә кемнең вакыты, теләге бар, шул катнаша, тау өелә, сулар сибеп катырыла, сынала. Яңа ел җитәрәк чираттагы капка алдына чыгарып куяр өчен өстәл әзерләнә, билгеле инде өйдәге өстәлне чыгарып куймыйсың, кем ничек әзерли. Кемдер зур тимер мичкә өстенә такта куя, клеенка җәя. Ә быелгысы тимердән эретеп ябыштырылып ясалган. Өске ягында такта, клеенка җәелгән. Өстәл дә ул дәрәҗәдә мөһим түгел әле. Таудан соң, урам бизәлә: коймаларга гирлянда куела. Быел күршеләребез чыршы алып кайтып куйдылар һәм ул төрле утлар белән бизәлде. Кичке яктагы матурлыкны күрсәгез. Яңа ел төненең салкынлыгын хәтерлисездер. Ә без Путинның чыгышын тыңлагач, урамга ашыктык, чөнки бар да шунда. Салют ату, бер-береңне котлау...һәм кайнар бәлеш. Быелгы бәлешне, бәрәңгеле каз итеннән пешкән бәлешне Зөлфиябез әзерләде. Берәү дә кушмый аны, ашаганда "Киләсе яңа елга мин пешерәм", дип хуҗабикә үз өстенә ала һәм шул күршенең капка төбе бизәлә. Суык, кайнар бәлеш, музыка ...бию, тау шуу... 3-4кә кадәр, нәрсәсе бар дисезме, бернәрсәсе дә юк, оештырып карагыз, күңеллелеге бердәмлектә! Эчеп исереп берәү дә аунап ятмый, авыз иткәннәр дә бии-бии айный... Ә иң мөһиме: урамыбыз белән бер гаилә булып яшибез, кайгы-шатлык уртак. Бер-беребезгә таяна алабыз. Ходай Тәгалә менә шушы бәхеттән аермасын. Сез дә шулай каршылап карагыз...вак-төяк күңеллелектән зур шатлык, бәйрәм хасил була...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 17:20Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.5400
-
28 февраль 2021 - 16:06Дәүләт Думасы зоокибетләрдә хайваннар сатуны тыярга тәкъдим итте Зоокибетләрдә хайваннарны асрау шартларын аларга карата кырыс мөнәсәбәткә тиңләргә була, дип саный Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы.4000
-
28 февраль 2021 - 15:10Бензин бәяләре артты Хәтерлисездер, элегрәк ел башын яки квартал башлануны “Бәяләр тагын артыр инде”, дип куркып көтә идек.6900
-
28 февраль 2021 - 14:06Хезмәт хакын яңача исәпләргә тәкъдим иттеләр әүләт Думасы депутаты Андрей Ветлужских сүзләренчә, медиана хезмәт хакын исәпләү дөресрәк булачак – ул хезмәт хакының уртача арифметик күрсәткеченнән өчтән бер өлешкә кимрәк.8000
-
28 февраль 2021 - 12:00Әтнә театрында иҗат лабараториясе булып узды Әтнә театрында - "Үзешчән театр коллективында режиссерлык һәм актерлык эшчәнлеге нигезләре" иҗат лабораториясе булып узды.6100
-
28 февраль 2021 - 11:07Әтнәдә биатлон ярышы булып узды Ватанны саклаучылар көненә багышлап Әтнәдә биатлон ярышы булып узды.9300
-
28 февраль 2021 - 08:00Бүләкләр тапшырачаклар Бүген сәгать 8:30 минутта ӘХЛ уеннарына нәтиҗәләр ясаячаклар.10200
-
27 февраль 2021 - 19:08Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак? Карбыз, кавынның иске орлыкларын утыртсаң, уңыш күбрәк була.9800
-
27 февраль 2021 - 18:03Дәфнә яфрагы файдасын беләсезме? Дәфнә яфрагы тәмләткеч кенә түгел, организм өчен дә бик файдалы ул.11401
-
27 февраль 2021 - 16:13Эпидемиолог: Коронавирус инфекциясе сезонлы авыруга әвереләчәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико шулай дип белдерде.10600
-
27 февраль 2021 - 15:00Россиядә дүрт миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан Эпидемиолог сүзләренчә, Россиядә инфекция эләктергән кешеләр исәбе җәен сизелерлек кимер дип көтелә, әмма алдагы көздә аларның саны янә артырга мөмкин.4300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.17700
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.19200
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесеӘлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.12400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!123300
-
27 февраль 2021 - 10:00Әтнә халкы ник егыла? Каршыга килүче ханым яңа тимераякка баскан кеше кебек айкала-чайкала торгач, чалгы белән чапкан яшь үлән кебек җиргә ауды.26300
-
27 февраль 2021 - 08:00Юллар ябыла – игътибарлы булыгыз 13 февраль көнне район үзәгендә “Россия чаңгы юллары” (“Лыжня России”) ярышлары узачак.26200
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.23802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика