Әтнәнең "Саташкан сандугач"ы
Әтнә дәүләт драма театрының һәр премьерасын тамашачы көтеп ала, яратып карый, тәнкыйтьли, мактый, үсендерә. Бу спектакльдән соң да шулай булды.
Ркаил Зәйдулланың "Саташкан сандугач" драмасының премьерасы булачагы хакында хәбәр таралгач та күңелләрдә төрле хисләр, башта төрле уйлар өермәсе купты. Спектакльне яшь режиссер Рифат Миндубаев сәхнәләштерә икән, кабул итеп булырмы? 2001 елда Камал театры тарафыннан куелган, шактый уңыш казанган "Саташкан сандугач" әтнәлеләр куелышында нинди яңгыраш табар? Театр сәнгатенең күмәк хезмәт икәнлеген аңлаган хәлдә, спектакльне дөньяга тудыруда "төп рольләрне башкаручылар" бу хакта ни уйлый?
Ландыш Фазлыева, театр директоры: "Саташкан сандугач" - яшь режиссер Рифат Миндубаевның диплом спектакле. Репетицияләр вакытында ук тамашачы күңеленә хуш килер дип карап йөрдем. Шәхсән, үземә бик ошады. Артистлар үз рольләренә туры килә. Декорацияләрне данлыклы Скоморохов үзе иҗат итте. Спектакльгә музыканы Рифат классик, популяр көйләр арасыннан сайлап алды. Композитор Марат Әхмәтшин киңәшләре белән ярдәм итте. Әлеге драма театрыбыз репертуарында лаеклы үз урынын табар дип өметләнәм".
Ркаил Зәйдулла, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе: "Драматург өчен үз әсәре театрда куелу - үзе куаныч. Өметләнеп, кызыксынып, борчылып премьераны көттем. Әтнә театрының иҗатын күзәтеп барам, уңышлары өчен куанам. Баш режиссер Рамил Фазлыев белән шәхсән танышмын, бик хөрмәт итәм. Рифат Миндубаев белән очрашып аралаштым, сәнгатьне аңлый торган, акыллы егеткә охшаган. "Саташкан сандугач"ны кайчандыр Марсель ага Сәлимҗанов куйган иде, ә бүген әлеге әсәргә япь-яшь егет алынган. Мастерның һәм яшь режиссерның иҗат җимешен чагыштырып карау бик кызыклы булды. Яшьләр нык эзләнүчән, максималист бит алар. Ике куелыш арасында аерма бар һәм мин аны уңай бәялим..."
Рифат Миндубаев, спектакльнең режиссеры, КДМСУның 5 курс студенты: "Әлеге эшем - олы сәхнәдәге беренче тәҗрибәм. Җаваплылык бик зур. Минем өчен күп нәрсә яңа: рәссам, композитор, актерлар белән тәүге тапкыр эшлим. Театр җитәкчелегенә рәхмәтем зур: яшь булуыма карамастан, җылы кабул иттеләр. Артистлар белән мөнәсәбәтебез әйбәт, фикерләремә колак салдылар. Камал театры куелышын карау мөмкинлегеннән баш тарттым, кабатланудан куркам. "Саташкан сандугач" драмасы - материал буларак авыр, тирән психологик сәхнәләр күп. Шулай да төп әйтеләсе фикерне, кеше бәхетен урлап, үз бәхетеңне корып булмый дигән фәлсәфәне тамашачыга җиткерә алдык, дип уйлыйм. Әтнәнең үзенә килгәндә, Спас егете буларак, тәэсирләрем бик кызыклы. Бирегә килгәч шаккаттым: менә кайда икән ул миллилек, саф татар теле! Телне саклап калган төбәк икән бит ул Әтнә!»
Дамир Сидеев, төп рольне башкаручы артист:
- Яшермим, Интизар образы бик авыр туды. Рифат - талантлы егет, эшләве җайлы булды, уртак тел таптык. Бу минем беренче төп ролем, борчылдым, дулкынландым. Хатыным артист, ул бөтен иҗади газапларымны аңлап, көч бирде, тамашачы рәхмәтен ишетү күңелне азрак нечкәртте дә.
Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты:
- Спектакльне бик бирелеп карадым, һәрвакыттагыча, шәп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев