Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Шашы мәктәбе укучылары беренче укытучылары турында

Минем беренче укытучым. Барыбызга бер генә, Белмим, ничек өлгерә? Үзе шундый сөйкемле, Нәкъ әнием шикелле Кеше ул шуның өчен. Ул - минем укытучым. Минем яраткан укытучым - Абдуллина Равия Фердинандовна. Ул минем күңелемә бик сөйкемле, акыллы укытучы булып кереп калды. Ул безне гел елмаеп каршы ала иде. Беренче хәрефләрне танырга,...

Минем беренче укытучым.

Барыбызга бер генә,

Белмим, ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле

Кеше ул шуның өчен.

Ул - минем укытучым.

Минем яраткан укытучым - Абдуллина Равия Фердинандовна. Ул минем күңелемә бик сөйкемле, акыллы укытучы булып кереп калды. Ул безне гел елмаеп каршы ала иде. Беренче хәрефләрне танырга, укырга, язарга өйрәтте. Дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып бара иде. Безгә үзенең акыллы киңәшләрен бирде, тәртипле булырга өйрәтте. Равия апабыз әле бик матур итеп бәйли белә иде, безне дә кул эшләренә өйрәтте. Ул минем күңелемә бик якын һәм хөрмәтле кеше булып кереп калды.

Алинә Миллиҗанова

Һәр кешенең беренче укытучысы була. Бер генә кеше дә беренче укытучысын онытмый, аны гел хөрмәт белән искә ала. Бу шулай булырга тиеш тә. Ул бит иң беренче язарга, хәреф танырга өйрәтүче. Ул - туры юл күрсәтүче маяк кебек.

Безнең беренче укытучыбыз Һадиева Гөлназ Әгъләм кызы. Без аңа һәрчак сокланабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул бик таләпчән, гадел укытучы. Хәзер инде югары сыйныфта укысак та, аның белән гел күрешеп торабыз. Нинди генә вакыт булмасын, ул һәрвакыт ярдәмгә килә, файдалы киңәшләрен бирә.

Шагмөхәммәтов Расих, Сираҗиев Рүзил,

Хидиятуллина Язилә

Һәр баланың яраткан укытучысы була торгандыр. Минем дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калган укытучым бар. Ул - беренче укытучым Ләйсән Равил кызы. Без Казан мәктәбендәге беренче сыйныфта 25 бала идек. Ләйсән апа һәрберебезнең холкын, гадәтен белеп, авыр чакларда акыллы киңәшләре белән ярдәм итте. Укытучыбызны безнең икенче әниебез дип тә була.

Әниләр кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана белә иде ул. Ләйсән Равилевна безне һәрвакыт яхшылыкка өндәде - безне тәрбияле, олыларны хөрмәт итеп, әти-әниләрнең сүзен тыңлап үсүебезне теләде.

Хәзер мин Яңа Шашы урта мәктәбендә укыйм. Шулай да, һәрвакыт беренче укытучымны сагынам.

Ахунов Илнар

Минем беренче укытучым - Наилә апа Сөләйманова. Ул безне дүртенче сыйныфка кадәр укытты. Наилә апа минем әнием кебек гөлләр үстерергә ярата. Аның эш бүлмәсендә ел әйләнәсе җәй генә булып тора. Җәй кунакка килгән дә, сыйныф бүлмәсендә адашып калган кебек. Тәрәзә төпләре чәчәк түтәле кебек шау чәчкәгә күмелгән бит.

Наилә апа миңа гел "бишле" билгеләре куйганга гына аны хөрмәт итә диеп уйламагыз. Укытучымның яхшылыклары санап бетергесез. Ул миңа белем дөньясына юл күрсәтте, уңышсызлыкларга баш имәскә өйрәтте.

Азат Бәширов

Минем беренче укытучым Абдуллина Равия Фирдинат кызы. Ул көн саен Түбән Шашы авылыннан Чишмәле Сап башлангыч мәктәбенә килеп безгә белем бирде. Без сыйныфтагы биш бала барыбыз да аны бик яраттык. Кызганычка каршы, бер елдан соң Равия апабыз Кышлау балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты.

2 нче сыйныфта безне Надия Руллановна укыта башлады. Надия апабыз да тәҗрибәле, әйбәт укытучы. Без аның белән төрле бәйрәмнәр уздырдык, ярышларда каташтык. Аның ягымлы карашы барлык борчуларны да оныттырырлык сихри көчкә ия.

Хәзер без Яңа Шашы урта мәктәбендә белем алабыз. Монда безгә һәрбер фәннән аерым укытучы белем бирә. Аларның барысы да хөрмәткә лаек. Шулай да арадан иң якын кеше була. Ул сыйныф җитәкчесе - икенче әниебез кебек кадерле кеше. Безнең сыйныф җитәкчебез Гәрәева Гөлнур Вәис кызы. Беренче көннән үк без аны бик якын иттек. Безнең өчен яңа фән булса да, ул укыткан тарих дәресләрен дә бик яратабыз.

Галимҗанова Илүзә, Гыйззәтуллина Камилә, Гарипов Диназ, Сабирҗанова Инзилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев