Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең шәфкатьле җаннары

Әтнәсендә үзләре бер Хөрмәтле редакция! Гел укып торам, әле күптән түгел генә "Раил ноутбуклы булды", дип яздыгыз, сайтыгыздан икенче егетегез Мөнир Шакиров: "Яңа ел җитәргә берничә сәгать кала пакет белән бүләкләр күтәреп, Илсөяр апа белән Рәшит абый килеп керде, бер миңе генә котламыйлар алар..." дигән юлларны укыдым. "Спорт ярышлары үткәрелә...

Әтнәсендә үзләре бер
Хөрмәтле редакция! Гел укып торам, әле күптән түгел генә "Раил ноутбуклы булды", дип яздыгыз, сайтыгыздан икенче егетегез Мөнир Шакиров: "Яңа ел җитәргә берничә сәгать кала пакет белән бүләкләр күтәреп, Илсөяр апа белән Рәшит абый килеп керде, бер миңе генә котламыйлар алар..." дигән юлларны укыдым. "Спорт ярышлары үткәрелә башласа да, иң элек алар булыша",- дип сөйләшкәнне дә ишеткәнем бар. Лагерьга йөрүче балаларга да бүләк таратканнарын белдем. Мамыш мәчетенең түбәсен ябучылар да алар, янгыннан зыян күрүчеләргә дә беренче чиратта булышалар икән. Кибетләрендә еш булам. Ни генә юк. Бу игелекле җаннарның үзләре турында да языгыз әле бер. Безнең Яңа Кишет авылы халкы да яратып укый сезнең газетаны, үтенечебезне тыңламый калмассыз, дип уйлыйбыз. Укучыгыз Радик Гайфуллин.

- Чардуган ясатасы иде...
- Рәшиттә әзере бар.
- Пилорама ябык, тимерче эшләми...
- Абдуллаҗановныкы ачык, ә дигәнче эшләп бирәләр. Төзелеш материаллары да үзләрендә, столяр цехлары да, эретеп ябыштыручылары да бар.
- Ярыш оештырасы иде бит, спонсор юк...
- Ә Абдуллаҗанов?
- Кунакка барам. Нәрсә аласы?
- Абдуллаҗановныкылар чәк-чәкне бик тәмле пешерә, тот та ал...

Сайлау мөмкинлеге зур хәзер Әтнәбездә дә, шулай булса да халык әнә шулай сөйләшә. Безнең район телендә генә түгел, биектаулар, балтачлар, арчалар телендә дә берүк сүзләр. Үзләре очрашып карамаган артык игътибар да итмәс, чөнки күнегелгән. Барыбыз да шундый булырга тиеш тә бит, тик булып бетеп булмый. Ә алар булдыра, чишә алмаслык мәсьәләре дә юктыр кебек. "Нинди булмаган. Аякта йөреп торабыз бит, Ходай ташламасын", - диләр.
Кем соң ул Абдуллаҗанов?
Әтисе Габделхак белән әнисе Гөлҗиһанның дүртенче баласы. Сәүдәгәр гаиләсендә үсә, мәктәпне тәмамлый һәм эшли башлый. Безнең күзлектән караганда гаҗәп кебек. Дәрәҗәле уку йортларын тәмамламаган, кирәкле белгечлегең була торып та, танышларың булмаса син беркем түгел заманда, урта белем белән дөньясын әйләндерә, 70 тән артык кешене эш урыны белән тәэмин итә, әллә ничә кибете, кафесе, офисы, гараж, складлары, Күңгәрдә кулинария цехлары, кибетләре... - менә кайда ул сәүдәгәр каны һәм тынгысыз хезмәт.
Әтисенең аяк астында буталып үскән малайның мондый дәрәҗәгә ирешәсен берәү дә уйламый, ә Рәшит хыяллана. Һәм тәвәккәлли. 1996 елда өендә кибет ача. Билгеле инде документы, рөхсәте юк. Аның турында уйларга да вакыты юк, кеше арасына керәсе килә, өйрәнәсе бар. Ике ел эшләгәч, бу "нелегаль" кибет ябыла. Нишли Рәшит? 1998 елда яңадан башлый. Бу юлы бөтен законнарны өйрәнеп, барлык документларны рәсмиләштереп, эш башларга рөхсәт сорап, куркып кына районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы янына керә. "Эшмәкәрләргә кырын караган вакыт. Рөхсәт бирерләр дип ышанып та бетмәдем. Габделәхәт Гыйлемхан улы бик җылы каршылады. Рөхсәт белән бергә төпле киңәшләрен дә бирде. "Дөрес юл белән эшлә. Мин сиңа ышанам, энем", диде. Шул ышаныч йөрәк түрендә..."- ди Рәшит Абдуллаҗанов.
Кредит арты кредит...
Шулай башлана эш, дөресрәге акча җыюдан. Хәтерлисездер, "Ләйсән" КБОсының бер бүлмәсендә кибет бар иде. Кечерәк кенә бер бүлмә, ә ассортимент зур, барыбыз да шунда чабабыз. Булмаганын алып кайталар. Сатучысы да, товар артыннан йөрүчесе дә хатыны Илсөяр Хәйдәр кызы. Сәүдәгәрләр янында яшәгән пешекче дә шул рәвешле алар дөньясына күчә. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диюләре хактыр. "Кредит арты кредит. Әле дә шулай. Ул чакта үзебезгә ышанмаганда да безгә ышандылар. Ничек инде эшләмисең", - ди Илсөяр. Кеше аркасындагы йөк башкаларга җиңел тоелса да, үзләренекен үзләре беләләр. "Баштарак бер суыткычтан 50 сум гына табыш керә иде. Эш үзе өйрәтә икән ул. Таптамаган бусага, очрашмаган кеше калмады. Әйтү генә җиңел", - диләр. Ара-тирә "Миңа"сы янына"сиңа"сы да өстәлә. Казан, Яшел Үзән, Мәскәү, Новгород кебек зур шәһәрләргә юллар әнә шулай салына. Аларның бәхетенәме, әллә халыкныкынамы, Әтнә төзелеш оешмасы тарала. Бина буш кала. Башта - арендага, тора-тора җир мәйданы белән сатып алалар. Төзелеш арты төзелеш. Гаҗәпләнәсе юк, максатларына ирешү өчен беренче чиратта баручылар рәтендә алар.
Кешелекле булу кыенмы?
Кемнәргәдер бик кыендыр, тик Рәшит белән Илсөяргә түгел. Нинди ярдәм кирәк, Абдуллаҗановлар шунда. Хәйрия марофоны оештырылса, ятимнәргә берәр нәрсә кирәксә, авыр хәлдә калучылар булса, алар - беренче! Барысына да өлгерәләр, Кенәрдәге ятимнәр йортына да баралар, районныкылар да читтә калмый. Күрә, белә, җимереген төзәтәләр. Спонсор булалар, үз призларына ярышлар да үткәрәләр, оешмаларга да ярдәм итәләр. Һәм бу изгелекләре хакында сөйләргә яратмыйлар. Ә халык яхшылыкны онытмый, чөнки аны яшереп саклап булмый, әйтәсе килә. Коляскада утырган егетебез Мөнир дә, Раилгә ноутбук биргәч, "Узган ел компьютерым ватылгач, миңа да биргәннәр иде. Аларның яхшылыгын сөйләп бетереп тә булмый", - дип рәхмәт укый. "Мамыш авылында яшәүче Рубис хәзрәт тә: "Мәчет түбәсен ябарга чама калмагач, шул мәрхәмәтле җаннарга бардык, булыштылар",- ди. Түбән Көектән Илшат хәзрәткә акчалата ярдәм итә алуларна да сөенәләр. Сабантуй бәйрәмнәре үткәргәндә ярдәмнәрен күрүчеләр дә: "Үзләренә игелек булып кайтсын",- диләр. Сәламәтлеге какшаган ике балалы ананың түләү- әҗәтләрен каплаганнарын үзем дә беләм. Ә быел үзләренең туган авылларындагы Сабантуй бәйрәмен үзгә итеп оештырмакчылар. Моннан тыш тиешле салымын да түлиләр. Һәм бу кеше үз ишегалдындагы дөнья белән генә яшәгән бер заманда. Ничек өлгерәләр, ничек җиткерәләр? Уйларга да куркыта югыйсә, ә алар елмаялар. "Җитә дип, җитми инде ул. Кеше безне бик байдыр, дип уйлыйдыр. Алай түгел. Кешедән артык бернәрсәбез дә юк. Аллага шөкер, балаларыбыз Миләүшә белән Радик исән-сау, тормышлары, үзләре әйбәт. Булышып торалар. Оныкларыбыз бар. Хәер, күз алдыгызда яшибез. Төрле чак була. Үзең өчен генә яшәргә ярамый. Аннан соң Кешеләрне яратабыз, бер-берсеннән аермый яратабыз. Үз юлын табалмый йөргән яшьләрне күрсәк тә җан әрни, ә наркоманнарны аңлый алмыйбыз. Үзеңә кул селтәү ахмаклык ул. Менә шундыйларга да булышасы килә",- диләр. Һәркайсыбызда Рәшит белән Илсөярдәге олы йөрәк булсамы?
Үзләренең хезмәткәрләрен мактап бетерә алмыйлар. Эшчеләре дә ихтирамлы. Бер гаилә кебек алар. Хезмәткәрләр авырса, "больничный", хатын-кызлар бала тапса, декрет акчасы түлиләр. Бары да оешмалардагы кебек. Берәүнең дә бернинди хокуклары кысылмый, бөтенесе тәртиптә. ООО "Мануфактура"ның директоры - Илсөяр Абдуллаҗанова, ә Рәшит Абдуллаҗанов- учредитель.
- Сез яратмаган берәр сыйфат бармы кешедә?- дип сорыйм алардан.
- Караклыкны яратмыйбыз. Эшчеләргә дә нинди хыялыгыз бар, ничек эшләп карыйсыгыз килә эшләгез, тик урламагыз гына, дибез.
"Эшләгән саен катлаулана гына", дип әйтеп куялар да, тагын яңалыкка омтылалар Акыллы кешеләр гомер буе өйрәнә шул. Тынгысыз җаннарның ял күргәннәре дә юк һәм әлегә кирәкми дә шикелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев