Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең сокланырлык язмыш ияләре

Балам, син юк, күз нурым. Яшьли киттең бу дөньядан, өзелде гомер юлың...

Әниләр, әниләр... Картайган көннәрегездә балаларыгызның игелеген күреп, хөрмәттә, тәрбиядә яшәп, вакыты җиткәч риза - бәхиллекләрегезне биреп, газизләрегез кулыннан мәңгелек юлга чыгасы кешеләр дә бит сез. Әмма тормышта еш кына киресенчә була шул...

Күшәр авылында тормыш итүче Фоминнар гаиләсе турында ишетмәгән кеше юктыр. Матур гына яшәп яткан җирдән янгын чыгып йорт - җирсез калган бу гаиләнең бердәмлегенә, тырышлыгына исләрем киткеп йөргәнем хәтердә. Гаилә башлыгы Альберт, аның тормыш иптәше Рәмилә, гаиләнең тоткасы булган Лилия апа ул борчуларга ничек сыгылып төшмәгәндер. Әмма ни генә булмасын, бар көчләрен, тырышлыкларын җыеп өр -яңадан йорт-җирне тергезеп чыктылар. Яңа өйләрендә бергәләшеп- чөкердәшеп яшәүләр генә насыйп булмады. Бергәләшеп ике генә кич йоклап калдылар. Аяусыз үлем төп терәкләрен - Альбертны вакытсыз үз янына алды. Бердәнбер баласын югалткан ана, яшьләй тол калган хатын, әле сабыйлыктан чыгып җитмәсәләр дә инде ятим исемен күтәргән сабыйлар өчен кояш сүнгәндәй булгандыр. Бер - бер артлы килгән бу хәсрәтләргә ни хәлләр чыдамак кирәк. Берең - бер якка, берең - икенче якка тартып яшәсәң, билгеле, бер- берсен бәйләп торган тормыш җепләре өзелеп тә чыгарга мөмкин. Әмма Фоминнар гаиләсе өчен генә түгел. Инде бар да бетте дигәндә, кабат әллә кайлардан көч алып, торып баса торганнардан алар. Лилия апа белән Рәмилә дә иңнәренә төшкән авыр кайгыны урталайга бүлешеп, балалар хакына яшәргә көч табалар. Зур, якты өйләренә җан керә. Ананы да, киленне дә газиз кешеләренә карата мәхәббәтләре берләштерә. Бүгенге көндә бер - берсенә бик кирәк алар. Юкка гына Лилия апа Рәмиләсе турында "Кызымнан да якын ул миңа", - дими торгандыр. Шулай булмаса, килен белән кайнана бер нигездә бергәләп балалар үстерә, абзар тулы мал асрый, гомумән, тату - матур итеп яши алыр иде микән?!

Альбертның үлеменә дә ике ел вакыт узып киткән. Кычкырып әйтмәсәләр дә, бу йотта яшәүче һәркемнең күңел түрендә ул. Әтисеннән ике яшьлек булып калган нәни улы да бит әнә, үзен бакчага озаткан дәүәнисенең күзләрендә яшь бөртекләре күреп,юкка гына "Беләм инде, әтине сагынып елыйсың", - дими. Шунда ук юату сүзләрен дә таба: "Елама, дәүәни, мин бар бит!" Әйе уллары үсеп, буй җитәр тиздән Альбертның. Үзе кебек үк көрәш яраткан Рифаты инде зур. Алиясе дә укый. Нәни оныгына да дүрт яшь.Тормыш дәвам итә. Аларның барысына да бүтән кайгы күрми, исән - сау булып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев