Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Сүриясе - җиңүчеләр арасында

Казанда "Татар рухы һәм каләм" V Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Алар арасында хезмәттәшебез Сүрия Мингатина да бар. Күпсанлы укучыларыбыз һәм редакция коллективы исеменнән аны шушы зур җиңүе белән котлыйбыз! Иҗат чишмәләрең саекмасын, алда тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын, Сүрия!!! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма...

Казанда "Татар рухы һәм каләм" V Бөтенроссия журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Алар арасында хезмәттәшебез Сүрия Мингатина да бар. Күпсанлы укучыларыбыз һәм редакция коллективы исеменнән аны шушы зур җиңүе белән котлыйбыз! Иҗат чишмәләрең саекмасын, алда тагын да биегрәк үрләр яуларга насыйп булсын, Сүрия!!!


Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган әлеге традицион журналистлар бәйгесендә быел барлыгы җитмешләп эш катнашкан. Шунысы үзенчәлекле, бу конкурста Казан шәһәренең каләм әһелләре генә түгел, бәлки республика районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән дә журналистлар рәхәтләнеп катнаша ала. Әйтик, бу юлы бәйгене оештыру комитетына Башкортстан, Удмуртия кебек күрше төбәкләрдән дә, Түбән Новгород, Ханты-Манси, Төмән, хәтта Казахстаннан да эшләр килгән.

Тантаналы чарада катнашучыларны иң элек Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сәламләде. Ул үз чыгышында журналистларга "Каләмегез һәрвакытта да тугры дустыгыз булсын!" дигән фикерен җиткерде һәм ошбу бәйгенең дәвамлы булуын теләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә каләм әһелләренең язмалары белән һәрвакыт танышып барулары турында җиткерде, хәтта тәнкыйтьнең кирәкле корал булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, "тәнкыйть материалы алга таба баруның, милләтне саклау, үстерү һәм яшәтүнең этәргече, двигателе булып тора".

Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев журналистларга үткән һәм бүгенге турында гына түгел, киләчәкне дә истә тотып язарга, сөйләргә, күрсәтергә кирәклекне искәртте. Һәм каләм әһеленең милләтенә хезмәт итәргә кирәклегенә басым ясады.

Инде җиңүчеләргә күз салыйк:

"Милли тарихи ядкарьләр" номинациясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Милли хәзинә" тапшыруы режиссеры Зөлфирә Мөхәммәдиева җиңүче дип табылды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту" номинациясендә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Татарлар" тапшыруы иң яхшысы дип аталды.

"Татар халкының тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту" номинациясендә "Безнең гәҗит" газетасыннан Фәнзилә Мостафина һәм "Әтнә таңы" газетасыннан Сүрия Мингатина җиңде.

"Үрнәк татар гаиләләре" номинациясендә "Сөембикә" журналыннан Гөлнур Сафиуллина һәм "Шәһри Чаллы" газетасыннан Айгөл Әхмәтгалиева бүләкләнде.

"Балалар өчен иң яхшы журналистик материал" номинациясендә "Сабантуй" журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиевка тиңнәр табылмады.

"Көрәш" татар милли спорт төрен популярлаштыру" номинациясендә "Ватаным Татарстан" газетасыннан Илнар Хөснуллин һәм "Идел" журналыннан Радик Сабиров җиңү яулады.

Шулай ук аерым номинацияләрдә финалга чыккан журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында "Идел" журналы редакциясеннән Рузия Сафиуллина белән Энҗе Басыйрова да бар. Афәрин!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев