Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең су буе – чүплек түгел!

Әтнәнең су буе - чүплек түгел! Табигатьне ярата безнең халык! Матурлыкка соклана беләбездерме юкмы, анысы бәхәсле, ә менә ял итү дигәндә күз иярмәс тизлектә хәрәкәт итәбез. Адәм баласы булган җирне һәрвакыт белеп була, чөнки эзе кала, чүбе кала. Күпне беләбез, тик җыештыра, чүпне күтәрә алмыйбыз. Аз гына ялгышам, күтәрәбез, күз...

Әтнәнең су буе - чүплек түгел!

Табигатьне ярата безнең халык! Матурлыкка соклана беләбездерме юкмы, анысы бәхәсле, ә менә ял итү дигәндә күз иярмәс тизлектә хәрәкәт итәбез. Адәм баласы булган җирне һәрвакыт белеп була, чөнки эзе кала, чүбе кала. Күпне беләбез, тик җыештыра, чүпне күтәрә алмыйбыз. Аз гына ялгышам, күтәрәбез, күз уңыннан киткәнче. Аннан соң кая ташласак та була, менә шундый чүп-чар белән сулыклар, елга буйлары тула. Әлеге фотосурәт тә моңа бер дәлил.

Олы Әтнә авылының "Акый" чишмәсен узгач, елга аша чыга торган басма бар. Менә шул басма тирәсе бу! Табигатьнең матур урыны, җәй буе бала-чага басмага утырып балык тотты, карарга күңелле иде. Күрәсең басманы балалар гына үз итмәгән, елга кырыенда яткан аракы шешәләре, пакет-сумкалар шуны раслый. Бу чүпне ташлаучыларны "Чүп ташласаң кулың корыр", дип тәрбияләмәгәннәре күренә. Җыештырасы иде бит!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев