Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең су чистарту корылмасы – республикада икенче!

Элекке су чистарту корылмасы белән мактана алмый иде Әтнә. Чөнки андагы чистарту коэффициенты бик түбән иде. Шакшы суны чистарту түгел, чиста су да шакшыланып чыга иде. Күптән түгел яңа су чистарту корылмасы төзелә башлады. Булгач булгач, әйбәт булсын иде инде, дип сөйләшә башладык. - Монысы чынлап та бик әйбәт булачак,...

Элекке су чистарту корылмасы белән мактана алмый иде Әтнә. Чөнки андагы чистарту коэффициенты бик түбән иде. Шакшы суны чистарту түгел, чиста су да шакшыланып чыга иде. Күптән түгел яңа су чистарту корылмасы төзелә башлады. Булгач булгач, әйбәт булсын иде инде, дип сөйләшә башладык.

- Монысы чынлап та бик әйбәт булачак, сыйфаты, зурлыгы буенча республикада икенче корылма бу. Тәүлегенә канализациядән килгән 100 кубометр суны чистарта алачак, беренчесе, зурысы Югары Осланда. Андагы корылманың чистарткан суын чишмә суы кебек, дип сөйләшәләр. Бездәге технология дә нәкъ тә шундый, күләме буенча аз гына кечерәк. Аннан соң үзәкләштерелгән система булачак, әлеге вакытта техникумнан чистарту корылмасына линия сузыла, моннан соң техникумда сасып ята торган урыннар булмый инде. Чистарту корылмасында "Биоинженерия" фирмасы хезмәткәрләре эшли. Алар эшләрен августның 20-25 ләренә тапшырырбыз, дип ышандыралар"- дип сөендерде коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Фотода: Кыш кэне эшли башлаган вакыт. Бүгенге көндә эшләүчеләр фотога төшмәделәр, "Алдан ук мактанасыбыз килми, менә төгәлләгәч төшәрбез",- диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев