Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең сугыш ветеранына 90 яшь тулды

«Бик рәхәттә яшибез, тик гомер генә кыскара бара» Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә апа Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Мөршидә апаны күргән саен, аның җитезлегенә, шат күңеллелегенә сокланам. Елның-елында район үзәгенлә узган 9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган чарада аның ветераннар сафында күреп шатланам. Хатын-кызлар арасында исән-сау гомер...

«Бик рәхәттә яшибез, тик гомер генә кыскара бара»

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә апа Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Мөршидә апаны күргән саен, аның җитезлегенә, шат күңеллелегенә сокланам. Елның-елында район үзәгенлә узган 9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган чарада аның ветераннар сафында күреп шатланам. Хатын-кызлар арасында исән-сау гомер кичерүче бердәнбер ветераныбыз бит ул.

Мәскәү асытнда туган кыз бала, сугыш башлангач, гаиләсе белән әтисенең туган ягы Бәрәзәгә эвакуацияләнеп кайталар. Ә биредә әби-бабай йортында ике еллап 19 кеше гомер кичерәләр алар.

  • Авылга кайткан вакытта миңа 16 яшь иде. Бригадир колхоз эшенә дәште. Әби каяндыр чабата табып бирде. Икенче көнне эшкә барырга җыенам, чабатамны кия алмый азапланам. Җиңәм елап утыруымны күреп, миңа чабатаны бәйләргә өйрәтте. Аллага шөкер, колхоз эшенә дә өйрәндем, - дип искә ала ул елларны Мөршидә апа.

18 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышына китә. Берлинга кадәр барып җитә. "Без Казаннан өч кыз идек. Аллага шөкер, өчебез дә исән-сау йөреп кайттык", - диде ул.

Мөршидә апа 34 ел мәктәптә укыта. Ире Тәлгать мәктәп директоры була. "Мәктәп директоры хатыны кебек тә була белмәде ул. Укытучыларны яклый иде. Директор бүлмәсенә керергә куркып тора идек. Шуңа да иң элек Мөршидә апаны кертә идек", - дип елмаеп искә алды Мөршидә апаны котларга килгән Зәлфирә апа Хәйруллина.

Тормыш иптәше белән өч кыз, ул тәрбияләп үстерәләр. Нәзиһә, Нәсирә, Әнисә, Илсур Мөршидә апа белән Тәлгать абыйның куанычлары булып үсәләр. Бүгенге көндә Мөршидә апа балаларының, оныкларының кадер хөрмәтендә гомер кичерә. Ире белән 56 ел да 8 ай гомер кичерәләр. Тормыш иптәше инде гүр иясе.

Хәзерге вакытта Мөршидә апа Бәдигова Осиново бистәсендәге квартирасында гомер итә. 8 оныгының, 9 оныкчыгының яраткан дәү әнисе дә ул. "Сигез оныгымның җидесен 1 яшьтән карадым", - дип искә алды ул.Шулай ук һәр вакыйгага хәбәрдар булып яши. Берәүгә дә авырлык тудырмаска тырыша. "Бәлешләрне дә үзем пешерәм. 4 туй уздырдык. Барысында да үзем пешердем. Кешегә әйтмәдем", - диде.

90 яшьлек олуг юбилее көнендә дә килгән кунаклар янында да кызлар кебек "биеп" кенә торды ул. Күзләр тия күрмәсен үзенә. "Мәскәүдә яшәгән абыемда: Без озын гомерлеләр", дия торган иде. Әниемнең бер апасы - 102, икенчесе 103 яшендә вафат булдылар", - диде Мөршидә Гариф кызы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әтнәнең сугыш ветеранына 90 яшь тулды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев