Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Таң" хуҗалыгында яңалыкка, заманчага омтылалар

авыл хуҗалыгы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 17 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә сөт җитештерү өлкәсендә "Таң" хуҗалыгы районның лидеры булып тора. Биредә көнлек тулай савым 18,5 тоннага якын, зачет исәбеннән узган елгыдан 3 тонналап сөтне артык саталар. Ә бер баш сыердан 18,31 килограмм, алдагы ел күрсәткеченнән 2,89...

авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 17 сентябрьгә биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә сөт җитештерү өлкәсендә "Таң" хуҗалыгы районның лидеры булып тора.

Биредә көнлек тулай савым 18,5 тоннага якын, зачет исәбеннән узган елгыдан 3 тонналап сөтне артык саталар. Ә бер баш сыердан 18,31 килограмм, алдагы ел күрсәткеченнән 2,89 килограммга артык савалар. Моңа уңай җирлек тудырган сәбәпләр җыелмасы күп биредә.

Беренче чиратта, бәхәссез факт, терлекчеләр, савымчылар һәм аларны тырыш коллектив итеп туплый алган җитәкчеләр тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Икенчедән, гел яңалыкка, терлекләрне заманча тәрбияләүгә омтылалар. Ә анысы терлеккә дә, савымчыга да уңайлыклар тудыруны күз алдында тота. Яңа савым залын гына түгел, бу очракта терлекләргә азык әзерләү цехын да күз алдында тотам. "Тукай"дагыга охшаш бу цех тиздән эшли дә башлаячак. "Таң"да сөт җитештерү тагын да артса, гаҗәпләнерлек түгел. Гаҗәпләнерлек яңалыклар күп биредә. Әйтик, 230 баш савым сыерлы, көн саен 2,5-3 тонна тирәсе сөт савылган Чишмәле Сап фермасы бетсә дә, "Таң" хуҗалыгы алдагы елдан 3 тоннага артык сөт сава. Зачетта 19 тоннадан артык сөт сата. Монысы да алдагы елдан 3 тоннага артык.

Бүгенге көн күзлегеннән караганда, тагын бер хуҗалыкны мактарга мөмкин. 850 баш кына савым сыеры булса да, "Шахтер" да 18 тоннага якын сөт сава. Зачет исәбеннән саткан өлеше дә шул чама. Узган елгы күрсәткечтән 3065 килограммга күбрәк бу. Гомумән алсак та, 10 хуҗалыкның барысы да алдагы елдан артык сөт сата.

Республика күләмендә Әтнә - уртак сөт казанына көн саен 100 тоннадан артык сөт салучы 9 районның берсе. Өстәвенә, авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләгәндә, иң күп сөт бездә савыла. Моннан тыш бер баш сыердан сауган сөт күләме дә бездә иң күпләрнең берсе. Татарстанның 43 районы арасында тоткан урыныбыз тотрыклы.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 17 сентябрьгә тулай савым, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким (килограммнарда)

Таң 18310 +2890 19322 +2945

Шахтер 17710 +3033 17980 +3065

Тукай 17408 +1826 16338 +1033

Ленин 17095 +74 18247 +161

Мәңгәр 10332 +771 10617 +652

Дусым 8855 +6 9222 +53

Ташчишмә 7566 +101 8034 +484

Күшәр 7300 +500 7300 +460

Уңыш 6708 +1356 6799 +1384

Күңгәр 6030 +1025 6888 +2182

Районда 117714 +11562 120747 +12419*

  • Биредә КФХ Галимҗанов һәм Т. Саттаров өлешләре дә бар.

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында: хуҗалыкның терлекләргә азык әзерләү цехына Татарстан лидеры да сокланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев