Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең тарихи мәктәбе

Хәтер-хәтирә Тарихи мәктәп Көн дә иртүк торуга тәрәзәгә багып, күршеләрнең капка ачылганын көтеп тора башладым. Кызлары Айсинә мәктәпкә китә. Тагын 1 сентябрь искә төшә. Ул көнне бигрәк тә иртә уянылды. Күңелгә ятыш тансык тавыштан - күптән көтелгән яңгыр ява; тәмләп, сеңдереп, тыныч кына ява. Җәй буе яумады, җирне генә түгел,...

Хәтер-хәтирә

Тарихи мәктәп

Көн дә иртүк торуга тәрәзәгә багып, күршеләрнең капка ачылганын көтеп тора башладым. Кызлары Айсинә мәктәпкә китә. Тагын 1 сентябрь искә төшә. Ул көнне бигрәк тә иртә уянылды. Күңелгә ятыш тансык тавыштан - күптән көтелгән яңгыр ява; тәмләп, сеңдереп, тыныч кына ява. Җәй буе яумады, җирне генә түгел, күңелләрне дә коргаксытып, яргалап ямьсезләп бетерде. Вакыт-вакыт тамчылап кына төшкәләп алса да, күрше-тирәдә, хәтта авылның түбән очында сеңдереп кенә явып китсә дә, бездә булмады, тәмам өметсезлеккә тарытты.

Менә, ниһаять! Ява бит, хәтта тышка да чыгып булмый. Манзараны тәрәзәдән генә карарга. Анда нәрсә карыйсың, бүтәннәр дә тышка ашыкмый, хәер урамда җыелган күлдәвекләр күңелгә бик ятыш икән. Чү, әнә кешеләр дә күренде: кибетче Әлфия улы Фирдүс белән менеп килә. Салмак кына, саллы гына атлыйлар. Фирдүснең аркасында мәктәп сумкасы түгелме? Әнисенең кулында чәчәк бәйләме. И-и-и мәктәпкә бара ич болар. Нишләп безнең каршыда туктап калдылар дисәм, безнең күршегә кереп баралар бит, "сабакташын" алып чыгарга керә икән ич "егетебез" - күрше кызыбыз Айсинә дә беренче класска китә!

Менә бергәләшеп чыгып та киләләр. Айсинәне озатучылар да хәттин ашкан. Боларга аргы якта мәктәп ягы урамыннан тагын бер кыз белән бер малай кушылыр. Озата килүчеләр дә ишледер. Авыл халкы моңа күптән сөенгән иде инде. Дүрт ярыйсы ук зур сыйныф, күмәк көч инде ул. Шушы дүрт бала авыл мәктәбен саклап калды дияргә була - узган ел бер генә бала калганга, мәктәпне яба язганнар иде. Менә болар япмаска сәбәп булды да инде. Мәктәп яшәсә, авыл да яшәячәк, авыл яшәсә, безнең - милләтнең дә яшәү өмете, киләчәге өзелмәс.

Балалар өмет белән атлап мәктәпкә китте. Ә мин әле аларның эзенә карап, тәрәз пыяласыннан җайлап кына аккан тамчыларга карап байтак уйга бирелеп тордым. Үземнең мәктәптә укый башлаган көннәрем искә төште.

Ул истәлекле көн каһәр суккыры сугышның иң авыр мәлендә - кырык өченче елның сентябрендә булды. Бөтен илнең язмышы кыл өстендә торган шул мәхшәр көннәрендә дә мәктәп исән-сау калган, унлап баланы кочагына алып укытырга керешкән иде. Бөтен мәктәпкә ике укытучы: Әминә апа Хисаметдинова белән минем әни - Низамова-Җәләева Гафифә иде. Мәктәпнең шул мәхшәрдә дә исән калуы аның тарихи икәнен дәлилләми мени! Ә бит моны танымаучылар арабызда ук яшәп ята, хәтта Дәүләт советы депутаты да узган ел мәктәпне "оптимальләштерү"гә каршы килмәгәндә, дәлил итеп "тарихи мәктәпләр"исемлегендә булмавын да китергән иде. Документлар юк янәсе. Бүгенге Әтнә районының Татарстанның Кышлау һәм Күлле Киме волостларының 1923 елга кадәр Краснококшай өязендә (хәзерге Мари Иле республикасы) булуы, документларының озак еллар (кайберләренең әле бүген дә) Йошкар-Олада саклануын Мәнди анасы да беләдер. Белмәмешкә сабышучыларга бүген менә озак еллар мәктәпнең рәсми директоры булып эшләгән әтиемнең истәлек язмаларыннан мәдрәсә-мәктәп тарихына кагылган кайбер өзекләр китерәбез: Башта авылда Яушевлар төзеткән мәчетнең 1907 елда - әти туган елда ачылуын әйтик. Беренче азан тавышын ишетеп, йөкле әбием азапланып булса да болдырга чыккан, шунда аны тулгак тота башлаган. Әти туган. Җиденче елның июль азагында.

Мәчетнең мәдрәсәсе дә төзелеп эшли башлаган булган. Әти болай яза: "1914 ел көзеннән соң кыш көне Фаяз муллага укырга йөри башладым. Чат башындагы иске мәдрәсәдә укытты. Һәр көнне ике мәртәбә укырга барасы иде. Җомга көнне ял була."... "Троиски шәһәренең бер бае

акчасына мәчет янына бу елда (1915) яңа мәдрәсә эшләттеләр. Көздән шул мәдрәсәдә укый башладык"... "1917 ел. Язга кадәр мин Коръәннең беренче кисәген укып бетердем. Мәчеттә имтихан алдылар. Күрше авыл муллалары, байлар, сәүдәгәрләр килгән иде. Муллагали белән без Коръәннең бер аятен яттан укыдык. Безгә "Афәрин" дигән ул вакыттагы грамотаны бирделәр. Эченә акча салып, хәтфә түбәтәй бүләк иттеләр", ... "1918. Көздән авылда совет эш мәктәбе ачылды. Анда балаларны дүрт класска бүлеп укыттылар. Мин өченче класста укыдым. Байларның ак йортларын мәктәп итеп файдаландылар. Дүртенче класска күчтем. Яхшы укучы санала идем"...

Әти 1923 елдан укытучы булып эшләсә дә авыл мәктәбендә ул сугыштан кайткач 1947 елда гына эшли башлады, аңарчы Әтнә, Кызыл юл районының күпчелек авылларында укытучы булып эшли. Гадәттә укытучыны да, авыл советы, колхоз рәисләрен дә үз авылларыннан куймаганнар, бүтән яклардан китереп куйганнар, властька мондый "механизм"ның ниндидер файдасы булган, күрәсең.

Сугыштан соң әти байтак еллар үзебезнең мәктәптә укытучы, директор булып эшләде. Сеңлем Венера да берара монда укытучы, директор вазыйфасын үтәде. Безнең башлангыч мәктәпне тәмамлагач, авылдашлар күрше Чембулат, Яңа Шашы, Мари Иленең Шиньша мәктәпләрендә укуны дәвам иттереп, илебезнең төрле якларында эшкә таралалар, арада югары белем алучылар да бар иде. Хәер, боларны барлау, мәктәпнең эзлекле тарихын язу үзенә шул максатны куйган белгечләр эше. Без инде аларга өстәмә мәгълүмат бирүчеләр. Ачыклыйсы өстәмә сораулары булса, ярдәм итәргә әзербез. Энем Айдарның да (Казан арты мәктәпләрендә укытучы, директор булып, КДУда доцент булып эшләде, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның Атказанган

укытучысы) матбугатта чыккан һәм әле чыкмаган мәгълүматы байтак. Шәхсән үзем моңарчы да мәктәп белән араны суытмадым, укытучылар, укучылар белән очрашуларга кергәләп йөрдем, яңа чыккан китапларымны хисап тоту сыйфатында тапшыра килдем. Менә сиксән яшем тулу уңаеннан чыккан яңа җыентыгымны да мәктәпкә кертеп, бүләк итеп чыктым. Мондый язу белән: "Чишмәле Сап мәктәбе туган йортым кебек: шушында укыдым; әнием, әтием, туганнарым монда укыттылар; тарихи мәктәпнең данлы юлын бүген дәвам иттерүчеләргә - укытучыларга, укучыларга уңышлар, тырышлык теләп яшәүче Илдар бабай дип белерсез. 1 сентябрь, 2016 ел".

Тарихи мәктәбебез киләчәктә дә туган йортыбыз, авылыбыз, төбәгебез, туган илебез билгесе булып күңелләребездә әле озак яшәр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев