Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Ташчишмәсе

Ничек яшисең авыл Тазлар иле - Ташчишмә Кайчандыр бу авыл кешеләре үзләрен Тазлар халкы дип йөрткәннәр. Совет власте заманында таз сүзен кимчелеккә санап, аны Ташчишмә дип үзгәрткәннәр. Риваятьләргә караганда, Тазлар атамасы ерак гасырларга барып тоташа.Безнең эрабызга кадәр үк рим - грек тарихчысы Геродот биек таулар арасында хайван асраучылык белән шөгыльләнгән...

Ничек яшисең авыл

Тазлар иле - Ташчишмә

Кайчандыр бу авыл кешеләре үзләрен Тазлар халкы дип йөрткәннәр. Совет власте заманында таз сүзен кимчелеккә санап, аны Ташчишмә дип үзгәрткәннәр.

Риваятьләргә караганда, Тазлар атамасы ерак гасырларга барып тоташа.Безнең эрабызга кадәр үк рим - грек тарихчысы Геродот биек таулар арасында хайван асраучылык белән шөгыльләнгән һәм дала чиясеннән асхи дигән эчемлек әзерли торган Тазлар халкы яшәгәнлеге турында яза.

Авыл 1415 елларда оешкан дип фаразлана. Биредә күпгасырлардан бирле берничә милләт халкы бергәләп дус - тату булып гомер иткәннәр. Китапханә мөдире Эльмира Нигъмәтҗанова алып барган авыл тарихы елъязмасы әнә шул хакта сөйли.

Бүгенге көндә Ташчишмә авылында 368 кеше яши. Шуларның 196 сы - өлкән яшьтәгеләр. Биредә мәдәният йорты, библиотека, авыл советы, өч шәхси кибет бар. Авылда мәһабәт мәчет бар, анда намаз укырга йөрүчеләр дә байтак.

Авылга килеп керүгә бик зур өем булып торган вак таш күченә игътибар иттем. Үзара салым акчасына авылның Мулланур Вахитов урамы юлларына җәеләсе таш икән. Авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев әнә шулай диде.

  • Әллә кайчан эшен бетерәсе иде инде, һава шартлары ирек бирмәде. Көннәр матурлануга тотынабыз, - диде ул. Гомумән, бу җирлектә әлеге акча барабәренә бик зур эшләр башкарылган. Мокшы авылының су башнясы алыштырылган. Иске Өҗемдә " Әүлия" чишмәсе төзекләндерелгән. Чишмәнең әйләнә - тирәсен яңабаштан эшләп чыкканнар, бурасын бурап, түбә куйганнар. Зират әйләнәсенең коймасы куелып бетмәгән булмаган, 190 метр чамасы. Ул эшне дә башкарып чыкканнар. - Ташчишмә авылында ике - "Юныс" һәм "Тимерхан" коелары су алырлык хәлдә түгел, җир белән тигезләнеп диярлек беткән иде, аларны төзекләндердек, - дип дәвам итә җитәкче. - Өҗем авылы юлоларына да щебенка өстәп чыгарбыз дип уйлап торабыз.

  • Димәк, үзара салым акчасын җыю кирәк гамәл, авыл җирлекләре файдасына? - дип кызыксынам.

  • Әлбәттә кирәк дип саныйм. Бу 4күләмдәге эшне авыл советы акчасына гына берничек тә башкарып чыгып булмый. Моны аңлап, теләп катнашучылар күп бездә. Шул ук вакытта икеләнеп калучылар да юк түгел. Үз акчабызның үз файдабызга эшләвенең ачык мисалы бу.

Әнә шулай, җиң сызганып эшлиләр биредә. Кеше әйткәнне көтеп ятмыйлар, кулдан килгәнчә авыл җирлеге файдасына хезмәт итәләр. Хыяллары да юк түгел җирлек җитәкчесенең . Ташчишмә башлангыч мәктәбенә реконструкция ясап, балалар бакчасы итеп үзгәртергә уйлыйлар. - Авыл җирлегендә бүгенге көндә тулы ике группалык бакча яшендәге сабыйлар бар, - ди ул. Уйлары матур, терәге ныклы башлыкның. Хыяллары да тормышка ашмый калмас, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев