Әтнә таңы

Әтнәнең тату гаиләләре

Яшиселәр килеп яшик әле Көннәрне айлар, еллар алыштырып, вакыт дигәнең сизелмичә үтә дә китә. Әле кайчан гына изге теләкләребезне теләп, өмет тулы хыяллар белән Яңа елларны каршылап, йомшак ак мамыктай кар юрганы ябынган кышның беренче карларын көтеп алган идек, инде менә аның соңгы аена да аяк бастык. Тиздән, сихри аклыкка...

Яшиселәр килеп яшик әле

Реклама

Көннәрне айлар, еллар алыштырып, вакыт дигәнең сизелмичә үтә дә китә. Әле кайчан гына изге теләкләребезне теләп, өмет тулы хыяллар белән Яңа елларны каршылап, йомшак ак мамыктай кар юрганы ябынган кышның беренче карларын көтеп алган идек, инде менә аның соңгы аена да аяк бастык. Тиздән, сихри аклыкка төренеп, татлы йокыга чумган бар табигать уяныр да, тау битләре кардан арчылып, гөрләвекләре, түбә кыекларыннан тамган тамчылары, елтыр кара сыерчыклары белән бөтен җиһанга яз сулышы бөркелер. Тизрәк яз җитүен теләгәндәй, кояш та көннән - көн ныграк45 җылыта, иркәләп- назлап карый. Әлбәттә инде, һәр ел фасылының үз матурлыгы, үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Кыш хозурлыгы- ул үзе бер могҗиза! Кышкы табигать,ничектер, үзенә дәшеп, чакырып тора сыман. Салкын көннең энергиясе безнең тәнебезне чыныктыра, организмны ныгыта, савыктыра, шунлыктан кышкы табигать кочагыннан ничектер тәэсирләнеп, илһамланып кайтасың, көч куатең ташып, дәртең арткандай тоела. Кышның матур көннәрендә салмак, классик рәвештә чаңгыда йөрергә чыккач, кышкы гүзәл манзараны күреп, сокланып туеп булмый, ирексездән, 4бу сихри кышкы аклыкны тулысы белән авылда яшәсәң генә күреп, тоеп була торгандыр",- дип уйлап куясың. Тик ничек кенә булса да, кыш - гел кыш булып каола инде ул, аның вакыт - вакыт ачы җилләре, зәмһәрир суыклары үзәккә үтсә, юлларга кар көртләре өеп куеп, кар бураннарын уйнатып, хәйран гына мәшәкатьләр дә китерә.Әле узып киткән көннәрдә дә кыш бик көчле бураннары, ишелеп яуган карлары белән хәтергә кереп калды. Ә күңел дигәнең, барыбер, һәр яңа туган көннән, аткантаңнан якты өметләр, куаныч- шатлыклар көтеп яши бирә. Кылган гамәлләребезнең дөрес, башкарган хәтле эшләребезнең нәтиҗәле булуын күреп, тоеп яшәү күңелгә рәхәтлек хисе өсти һәм алдагы тормышка тагын да зур максатлар, таләпләр куеп яшәргә өнди. Кешеләрнең, бигрәк тә авыл халкының ифрат тырыш, күндәм, сабыр холыклы һәм яңалыкка омтылучан булулары аркасында авылларыбыз гел ныгый бара, матурая, яшәрә. Бу уңай күренешләрне һәрдаим күзәтеп, укып-белеп, хәбәрдар булып яшибез. Һәм моның асылында хөкүмәтебезнең авылларга карата булган уңайлы мөһит программалары булдыру ята дип бәялибез. Замана авырлыгы, акча җитмәү мәсьәләләре хакында гел сөйләп торсак та,"кризис" диеп үзара зарланышсак та, әлегесен барлыгыбызга риза булып, Аллаһының биргәненә шөкерана кылып, исән-имин генә, тынычлыкта, саулыкта яшибез әле. Билгеле инде, илебез тормышындагы вакыйгаларга да битарафбулып кала алмыйбыз, борчылабыз, вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүен телибез. Көчле рухлы, нык ихтыярлы, тырыш, тату һәм бердәм булганда гына үз алдыбызга куйган максатларга ирешергә, яңа үрләр яуларга мөмкин икәнлеген һәрбер кеше тулы мәгънәсендә аңлап яши. Дөнья арбасы тәгәри, тормыш дәвам итә, кемдер туа, кемдер китә,бер җирдә генә таптанып торып булмый инде һәрхәлдә. Февраль аеның беренчекөнендә авыл җирлекләрендәмөһим бер вакыйга - үзарасалым җыюны, төзекләндерү эшләрен яклауны гамәлгә кую максатыннан, дәүләт программасына нигехзләнеп, җирлереферендум сайлаулары уздырылды. Аңа кагылышлы мәсьәләләрне чишү буенча сөйләшүләр, киңәшүләр, аңлату эшләре күп булды, үзебезнең " Әтнә таңы" газетабыз даими рәвештә халыкка аңлатып, бик күп мәгълүмат җиткереп тора. Хәбәрләрдән күренгәнчә, безнең авыл җирлегендә сайлаулар уңышлы үтеп, 87-90% тавыш җыелган. Референдум кануннарына нигезләнеп,алда торган вәзгыятьне дөрес итеп аңлап, уртак фикер туплап, киңәшеп, кайбер мәсьәләләрне ахыргача уңай якка хәл итеп бетерергә кирәк булачак.

Мәгһлүм булганча, илебез, барлык халык, зурлап Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шул нисбәттән, мәдәният йортында бик матур концерт тамаша булып узды.Сугышның тетрәндергеч минутлары, авылдашларның яу кырында очрашу мизгеле, фронтка озату күренеше, аулак өйгә җыелып фронт өчен бәйләнгән әйберләр әзерләү, тылдагы тормыш вакыйгалары кебек хәлләрне күңел түрләренә үтеп керә алырлык итеп күрсәттеләр. Бу турыда газетабыз үзенең сәхифәләрендә тәфсилләп язып, укучысына җиткезгән иде инде.Ни кызганыч, туган илебезне яклап, саклап, яу кырында үзләрен аямыйча көрәшкән батыр сугышчыларыбызнгың - ветераннарыбызның саффлары көннән- көнк ими бара. Исән- саулары, әлбәттә, олы ихтирамга лаек булып, кадер- хөрмәттә яши, ә вафат булганнарны, хәбәрсез югалганнарны изге догаларыбыз, минутлык тынлык белән искә алабыз.Бу -изге бурычыбыз. Минем әтием дә дәһшәтле Бөек Ватан сугышын кичереп, үлем белән күзгә- күз очрашып та исән калып, туган ягына кайту шатлыгын, җиңү бәхетен татыган кеше иде. 7 сыйныфны тәмамлауга ук, ишле гаиләдәге балаларның иң олысы булганлыктан, эшләп ашарга һәм яшәргә туры килгән аңа. Сугыш башланганда, колхозда эшләп йөргән вакытларында, 18е тулып җитмәгәнлектән, башта әтисе фронтка китә, ә аннары әтиемне җибәрәләр. "Авылдан 18 кеше бергә чыгып киттек, башта Канашка укырга җибәреп, корал тотарга өйрәттеләр, аннары 3 нче Белоруссия фронты, Витебск, шәһәре янындагы сугышка, тоташ ут эченә кереп киттек инде",- дип, ул чактагы мәхшәрле истәлекләре белән бүлешеп, сөйләп ала торган иде кайчакларда. Бик күп күкрәк билгеләренә ия булып, хөкүмәтебезнең ветераннарга булган ул чордагы ярдәмен тоеп яшәде ул. Ә әнием - тыл ветераны, җиңү көнен, башка бик күп хатын- кызлар кебек, тылдагы аяусыз хезмәтләре белән якынайткан, лаеклы ялгачыкканчы сыер савучы булып хезмәт куйган. Үз вакытында " Хезмәт даны" орденына да лаек булган. Әти-әнием кечкенәдән авыр тормыш йөген үз җилкәсендә тартып,бик зур тормыш мәктәбе үткән,аның ачысын- төчесен татыган, шатлыгын да, хәсрәтен дә кичергән олы ихтирамга лаек кешеләр иде. Дөньялыкта яшәгәндә тигезлек белән матур итеп, пар канатлар булып 61 ел гомер яшәп, бер-берсеннән озак калмыйча, бакыйлыкка күчтеләр. Әтием утны- суны кичкән нык ихтыярлы, үз сүзендә, үз урынында нык бюачсып торучы оптимист рухлы, аек карашлы, гадел һәм бик оста " алтын куллы" кеше булып гомер итте. Аларның шулай бергә озак, матур яшәүләре әниемнең сабыр холыклы, юл куючан, чыдам, киңәш -табышлы, хезмәт сөючән һәм тормыш җанлы булуыннан да торгандыр дип уйлыйм. Аларның әйткән сүзләрен, киңәшләрен искә алып,әти-әнием үрнәгендә, алардан мирас булып калган йортта, туган авылымда яшәвем белән мин бик бәхетле, чөнки газиз кешеләремне соңгы юлга озатканчы карап, тәрбия кылып яшәдем. Әни үз аягында йөри алмас булды,әти исә гел акрын гына үз аягында йөреп торды.Бу язмамдадагы аларны искә алып язылган сүзләр, истәлекләр әти-әнием рухына изге бер дога булып барып ирешсен. Балалык еллары, үсмер чакларым узган туган авылымда матур итеп кенә яшәп яткан гомеремнең көзгә кереп барган бер күркәм чоры.Ялгыз яшәүләре бераз кыенлык тудырса да, барыбер авылда рәхәт инде ул, күңелеңә ял, җаныңа тынычлык табасың. " Шәһәрне макта, авылда яшә",- дигән гыйбәрә туган авылын чын күңелдән яратып яшәүчеләрнең рухи халәтедер, мөгаен. Күңел түрләребез һәрвакытта да киң, ниятләребез изге булса иде. Яшиселәр килеп яшәсәк иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: