Әтнә таңы

Әтнәнең «Текстиль» артеле тарихы

Моннан нәкъ 75 ел элек, 1938 елда Олы Мәңгәрдә Әтнә Крупская исемендәге һөнәрчелек артеленең филиалы, ә бер елдан шул филиал нигезендә "Текстиль" артеле ачыла. Бу артель Казан шәһәренең Сул як Болак урамында урнашкан "Татпромсовет"ка буйсына. Яңа ачылган артельдә бер-бер артлы кием тегү, аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау, бәйләү (шәл, оекбаш,...

Моннан нәкъ 75 ел элек, 1938 елда Олы Мәңгәрдә Әтнә Крупская исемендәге һөнәрчелек артеленең филиалы, ә бер елдан шул филиал нигезендә "Текстиль" артеле ачыла. Бу артель Казан шәһәренең Сул як Болак урамында урнашкан "Татпромсовет"ка буйсына. Яңа ачылган артельдә бер-бер артлы кием тегү, аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау, бәйләү (шәл, оекбаш, бияләй), ману, бау ишү, юрган сыру, чимал калдыкларын эшкәртү, чималны өйгә биреп эшләтү цехлары ачыла.Бу артельдә яшьләрне һөнәргә өйрәтү бригадасы булдырыла, артель каршында ясле-бакча оештырыла. Артельдә Олы Мәңгәр авылыннан гына түгел, тирә-як күрше авыллардан, хәтта Мари-Эль республикасыннан килеп эшләүчеләр була.

Бөек Ватан сугышы вакытында артель асылда фронт өчен генә эшли дисәк тә дөрес булыр. Ул Кызыл Армия өчен җылы өс киемнәре, бияләй, оекбаш, хәрби киемнәр әзерлиләр. Артель эшчеләре үзләрен аямыйча, көне-төне эшлиләр.1944 елда аңа СССР Оборона комитетының, профсоюзлар Үзәк советыеның Кызыл Байрагы мәңгелеккә тапшырыла.

Артель зур кырмыска оясын хәтерләтә. Анда олылар да, әле мыек та чыгарга өлгермәгән яшүсмер малайлар да хезмәт куя. Аның рәисе булып Шәрипов Рәхим эшли, соңрак аны технорук булып эшләгән Сабиров Әхәт алмаштыра. Бухгалтер булып Хисматуллина Майсәрә, склад мөдирләре булып Нигъмәтҗанова Сания, Мустафин Касыймнар эшли. Олы яшьтә булуына карамастан Вәлиев Сабир абый һәрчак юлда булып, 2 ат белән Казаннан чимал ташып тора. Бәйрәмова Нургаян, Ганиева Зөһрә станокта шәл сугалар, Галиева Майтап, Муллагалиева Җәүһәрләр юрган сыралар. Бик күп хатын-кыз шәл бәйли. Шәл сугу өчен җепне Сабирова Фатыйма, Сабирова Диләфрүзләр манып торалар. Машинада кием тегүдә дистәләгән кеше, кием кисүчеләр булып Нысыйбулла абый, Хәбибуллина Әнвәрә апалар эшли. Насыйбулла абый авылның танылган тегүчесе, аңа туннар, пальтолар тектерү өчен бүтән төбәкләрдән дә киләләр иде.

Аяк киемнәре цехына аерым тукталасы килә.Аның белән Усманов Ахун абый җитәкчелек итте.Ул семьясы белән Олы Мәңгәргә килеп төпләнә, иң оста аяк киемнәретегү мастеры булып таныла.Ул зур түрәләрнең үзләренә һәм хәләл җефетләренә "людный" аяк киемнәре тектерү өчен биргән заказларыннан арынып тормады.Ахун абый үз тирәсенә япь-яшьмалайларны туплап аларны аяк киемнәре тегәргә һәм ремонтларга өйрәтте һәм алар артель беткәннән соң да бу эшләр белән халыкка зур хезмәт күрсәттеләр.Бигрәк тә Гилемханов Ильяс абыйның җиңел,таза,су үткәрми торган чүәкләрен халык эшкәбик яратып киде.

Артель каршындагы ясле-бакчада мин дә тәрбияләндем. Ул артель белән рәттән урнашкан, ямь-яшелише калды, балалар өчен зур гына агач йорты, бер почмакта кечкенә генә ашханәсе белән хәтердә калган. Кыш көненәрне бу йорт бик үк җылы булмагандыр күрәсең, бакчада повар булып эшләгән Гарифҗанова Мәгъмүрә апа өенең бер ягында кыш чыкканыбызны хәтерлим. Сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлы-туклы яшәгән чорда бу бакча сабыйларга бик зур терәк булган икән. Тамагыбыз тук булса да, без анда көндез йоклауны чын күңелебез белән дошман күрә идек. Анда мөдир булып Галиева Сара, Клавдиева Ольга тәрбияче булып Мустафина Исламия, Вәгыйзова Зәрияләр эшләделәр.

Реклама

Артель ул вакытта Олы Мәңгәрнең хәзерге административ бинасы, культура йорты урнашкан зур гына территорияне биләп торды. Ярдәмче корылмалар, складлар, цехлар урнашкан биналар, кунып эшләүчеләр өчен шулай торагы, өйдән алып килгән ризыкларны җылыту, бәрәңге пешерү, чәй кайнату өчен урыннар каралган иде.

Артельдә эшләүчеләрнең күпчелеге яшьләр булганлыктан,еш кына сәхнә ясап,концерт -спектакльләр куела.Анда Рәйсә апа Фатхуллинаның бик моңлы итеп татар хмлык җырларын башкаруын халык әле дә сагынып искә ала.Хәзерге Әтнә сандугачлары Глүзә,Миңлегөлләргә моң әниләреннән кәчкәндер.

Соңрак "Текстиль" артеле Әтнәнең Крупская исемендәге артеле белән берләшә.Мәңгәрдә кием, аяк киеме тегү, аерым бәйләү цехлары гына кала. Аларны 1939 елдан артель ябылганчы, завөех булып аның ветераны Әхмәтҗанова Гаишә җитәкләде.

Артель 1963 елда яшәүдән туктады. Аның авыл тормышында уйнаган роль әйтеп бетергесез. Ул авыр заманнарда йөзәрләгән кешене эшле, һөнәрле иткән, Мәңгәрне генә түгел, ә якын-тирә халкын үзенең игелекле хезмәте белән куандырып торган.

Хәзер артельдә эшләүчеләрнең бик азы гына исән,калганнары бакый дөньяга күчеп беттеләр.Ходай исәннәргә таза, озын гомер бирсен, үлгәннәрнең урыннары оҗмахта булып, тыныч йокласыннар иде дигән изге теләктә калыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: