Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең "Текстиль" әртиле

Моннан нәкъ 76 ел элек, 1938 елда Олы Мәңгәрдә Әтнә Крупская исемендәге һөнәрчелек артеленең филиалы, ә бер елдан шул филиал нигезендә "Текстиль" артеле ачыла. Бу артель Казан шә­һә­ренең Сул як Болак урамында урнашкан "Тат­промсовет"ка буйсына.Яңа ачылган артельдә бер-бер артлы өс-аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау, бәйләү (шәл, оекбаш, бияләй), ману, бау...

Моннан нәкъ 76 ел элек, 1938 елда Олы Мәңгәрдә Әтнә Крупская исемендәге һөнәрчелек артеленең филиалы, ә бер елдан шул филиал нигезендә "Текстиль" артеле ачыла.
Бу артель Казан шә­һә­ренең Сул як Болак урамында урнашкан "Тат­промсовет"ка буйсына.Яңа ачылган артельдә бер-бер артлы өс-аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау, бәйләү (шәл, оекбаш, бияләй), ману, бау ишү, юрган сыру, чимал калдыкларын эшкәртү, чималны өйгә биреп эшләтү цехлары ачыла.Яшьләрне һөнәргә өйрәтү бригадасы булдырыла, артель каршында ясле-бакча оештырыла. Биредә тирә-як күрше авыллардан, Мари-Эль республикасыннан килеп эшләүчеләр була.
Бөек Ватан сугышы вакытында артель асылда фронт өчен генә эшләде. Анда Кызыл Армия өчен җылы өс-киемнәре, бияләй, оекбаш, хәрби киемнәр әзерлиләр. 1944 елда аңа СССР Оборона комитетының, профсоюзлар Үзәк советының Кызыл Байрагы мәңгелеккә тапшырыла.
Артельдә олылар да, әле мыек та чыгарга өлгермәгән яшүсмер малайлар да хезмәт куя. Аның рәисе булып Шәрипов Рәхим, соңрак технорук булып эшләгән Сабиров Әхәт эшли. Бухгалтер - Хисмәтуллина Мәйсәрә, склад мөдирләре булып Нигъмәтҗанова Сания, Мостафин Касыйм эшли. Олы яшьтә булуына карамастан Вәлиев Сабир абый һәрчак юлда булып, 2 ат белән Казаннан чимал ташып тора. Бәйрәмова Нургаян, Ганиева Зөһрә станокта шәл сугалар, Галиева Майтап, Муллагалиева Җәүһәр юрган сыралар. Хатын-кызлар шәл бәйли. Шәл сугу өчен җепне Сабирова Фатыйма, Сабирова Диләфрүз манып торалар. Машинада кием тегүдә дистәләгән кеше, кием кисүчеләр булып Насыйбулла абый, Хәбибуллина Әнвәрә апа эшли. Насыйбулла абый танылган тегүче, аңа туннар, пальтолар тектерү өчен бүтән төбәкләрдән дә киләләр иде.
Аяк киемнәре цехы белән Усманов Ахун абый җитәкчелек итте.Ул гаиләсе белән Олы Мәңгәргә килеп төпләнә, иң оста аяк киемнәре тегү мастеры булып таныла. Ул зур түрәләрнең үзләренә һәм хәләл җефетләренә "людный" аяк киемнәре тектерү өчен биргән заказларыннан арынып тормады. Ахун абый үз тирәсенә япь-яшь малайларны туплап аларны аяк киемнәре тегәргә һәм ремонтларга өйрәтте. Бигрәк тә Гыйлемханов Ильяс абыйның җиңел, су үткәрми торган чүәкләрен халык эшкә бик яратып киде.
Артель каршындагы яс­ле-бакчада мин дә тәрбияләндем. Ул артель белән рәттән урнаш­кан, ямь-яшел ишек алды, зур гына агач йорты, бер почмакта кечкенә генә ашханәсе белән хәтердә калган. Кыш көннәрне бу йорт бик үк җылы булмагандыр күрәсең, бакчада повар булып эшләгән Гарифҗанова Мәгъмүрә апа өенең бер ягында кыш чыкканыбызны хәтерлим. Сугыш еллары, сугыштан соңгы ачлы-тук­лы яшәгән чорда бу бакча сабыйларга бик зур терәк булган икән.Тамагыбыз тук булса да, без анда көндез йоклауны чын күңелебез белән дошман күрә идек. Анда мөдир булып Галиева Сара, Клавдиева Ольга, тәрбияче булып Мостафина Исламия, Вәгыйзова Зәрия эшләделәр.
Артель ул вакытта Олы Мәңгәрнең хәзерге административ бинасы, культура йорты урнашкан зур гына территорияне биләп торды.
Артельдә эшләүчеләрнең күпчелеге яшьләр булганлыктан, еш кына сәхнә ясап, концерт-спектакльләр куела. Анда Рәйсә апа Фәтхуллинаның бик моңлы итеп татар халык җырларын башкаруын халык әле дә сагынып искә ала.
Соңрак "Текстиль" артеле Әтнәнең Крупская исемендәге артеле белән берләшә. Өс-аяк киеме тегү, аерым бәйләү цехлары гына кала. Аны 1939 елдан Әхмәтҗанова Гаишә җитәкләде. Ә артель 1963 елда яшәүдән туктады. Хәзер артельдә эшләүчеләрнең бик азы гына исән, калганнары бакый дөньяга күчеп беттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев