Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең уңган белгечен хезмәттәшләре котлый

"Күшәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының баш бухгалтеры Раил Рафаэль улы Сәфәровның 28 август көнне олы юбилее - 50 яшь тулган көне. Хөрмәтле хезмәттәшебез! Һәрчак эчкерсез, сабыр күңелле, кешелекле һәм кечелекле, шул ук вакытта олы җанлы дустыбыз! Сезне ихлас күңелдән шушы бәйрәмегез белән котлап, саулык-сәламәтлеккә, тынычлыкка төренеп, олы куанычлар эчендә гомер...

"Күшәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының баш бухгалтеры Раил Рафаэль улы Сәфәровның 28 август көнне олы юбилее - 50 яшь тулган көне.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Һәрчак эчкерсез, сабыр күңелле, кешелекле һәм кечелекле, шул ук вакытта олы җанлы дустыбыз! Сезне ихлас күңелдән шушы бәйрәмегез белән котлап, саулык-сәламәтлеккә, тынычлыкка төренеп, олы куанычлар эчендә гомер итүегезне телибез. Алдагы тормышыгыз шатлыкта үтсен, һәрвакыт үз дигәнегезгә, теләгәнегезгә ирешеп яшәгез. Бүгенгедәй изге, сабыр күңелле булып калыгыз! Сезнең көләч йөзегезне күреп куанырга язсын. Бәхетле булыгыз!

Сезнең карашыгыз кояшка тиң -

Бар тормышны нурга күмәсез,

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик Сез генә беләсез.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч, яшь булып калыгыз!

Күңелегез күтәренке булсын,

Сөендереп мең-мең яшәгез!

Олы хөрмәт белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы һәм хуҗалыкларның баш бухгалтерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев