Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Вәли бай йорты

Һаман бер балык башы. Олы Мәңгәр авылының түбән оч мәхәлләсендә 19 гасыр башында ук салынган ,ике гасыр үтсә дә җимерелмичә сакланган ,халык телендә "Вәли бай йорты" дип йөртелгән ,ике катлы , үзенчәлекле милли архитектура үрнәге булган йорт тора.Әлегә тора..Үлем түшәгендә соңгы көннәрен санап яткан карт шикелле ,бу йорт та соңгы...

Һаман бер балык башы.

Олы Мәңгәр авылының түбән оч мәхәлләсендә 19 гасыр башында ук салынган ,ике гасыр үтсә дә җимерелмичә сакланган ,халык телендә "Вәли бай йорты" дип йөртелгән ,ике катлы , үзенчәлекле милли архитектура үрнәге булган йорт тора.Әлегә тора..Үлем түшәгендә соңгы көннәрен санап яткан карт шикелле ,бу йорт та соңгы елларын барлый шикелле. Калай түбәләре кубарыла ,эченә су үтә башлаган бай йорты озак яши алмастыр.Йортны күп дистә комиссияләр ,галимнәр килеп карап китте ,күпме журналист тарафыннан ,бу йорт язмышы өчен борчылып ,республика матбугатында үткен мәкаләләр бастырылды, йортны торгызабыз дип күпме вәгъдәләр бирелде.Ә ике гасырлык иске агач йортны бу вәгъдәләр белән генә терәтеп саклап булмас шул. Ул берничә елдан җимереләчәк, татар халкы Татарстанда бердәнбер үзенчәлекле архитектура үрнәген мәңгегә югалтачак. Мәңгәрдә туган татарның иң мәшһүр архитекторлары Әхмәт Бикчәнтәев, Исмәгыйль Гайнетдиновларның рухлары да бу йорт язмышы өчен рәнҗидер шикелле тоела миңа.

Телевизорны кабызсаң - барысы да ал да гөл. Әллә нинди федераль, Татарстан Президенты программалары эшли. Республика җитәкчеләренең лента кисеп, эшләргә вакытлары да калмыйдыр. Әле тегендә,әле монда зур-зур объектлар, стадионнар, парклар ачалар,шәһәр урамнарын, бистәләрен реставрациялиләр. Күп миллиардлык акчалар сарыф ителә. Ә Мәңгәрнең йөзек кашы булган, соңгы көннәрен яшәүче бай йортына акча табып булмый. Бу сумманы "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы, район гына күтәрә алмый, республика, федераль кесәдән дә акча чыгару кирәктер. Мәңгәрдә туган, шулай ук Мәңгәр мәктәбендә укып чыккан замана байлары да бу изге эшкә үз өлешләрен кертә алырлар иде.

Эшләнмәгән эшне кризиска сылтап калдыру югарыдагылар өчен ансаттыр. Акча юк - илдә кризис. Рәсәйдә кризисның беткәне дә юк. Ә бай йорты кризис барын белми, ул акрын гына тезләренә чүгә

бара. Бу йортка булган игътибарсызлык Мәңгәр халкында югары даирәләргә ризасызлык, ышанмаучанлык, өметсезлек тудыра. Ә йортның фасадында матур такта эленеп тора :

Республика дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле

КУПЕЦ В.БАКИРОВ УТАРЫ

дәүләт тарафыннан саклана.

Миңа бу тактаның соңгы юллары халыктан көлү кебек күренә. Тиздән сайлаулар җитә. Телевизор, матбугат битләре депутатлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашулары турында материаллар белән тулган. Халыктан наказлар кабул ителә, гадәттәгечә буш вәгъдәләр бирелә. Мобиль җәмәгать кабул итү пунктлары эшли. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең мобиль кабул итүе Олы Мәңгәрдә дә узды. Мәңгәр авыл җирлеге җитәкчесе анда тарихи Вәли бай йортына реставрация ясауны үтенде. Монысы чираттагысы...

Мин, ягъни бу юлларның авторы, бу йорт язмышы турында борчылып, берничә мәкалә бастырган идем инде. Монысы шуларның дәвамы. Нәтиҗәсе булмасын белсәм дә, күңелне тынычландыру өчен, тагын берне язып карыйм, дип уйладым.

Өметсез шайтан гына, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев