Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең яңа бакчасы

Махсус программа «Рәхәт бакча, зур бакча" Татарстанда гамәлгә ашырылып килгән 30 дан артык уникаль республика программасы эшләп килә. Алар арасында " Балалар бакчалары төзелеше" программасы да бар. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учереждениеләренә чиратны бетерү максатыннан тормышка ашырыла. Соңгы 5 елда Татарстанда республика бюджеты хисабына 200 балалар бакчасы төзелгән, аларның...

Махсус программа

«Рәхәт бакча, зур бакча"

Татарстанда гамәлгә ашырылып килгән 30 дан артык уникаль республика программасы эшләп килә. Алар арасында " Балалар бакчалары төзелеше" программасы да бар.

Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учереждениеләренә чиратны бетерү максатыннан тормышка ашырыла. Соңгы 5 елда Татарстанда республика бюджеты хисабына 200 балалар бакчасы төзелгән, аларның 118е - өр-яңа булса, калганына ремонт үткәрелгән.Узган 2015 елда Татарстанда 11905 балага урын булдырырдай 73 балалар бакчасы төзү бурычы куелды. Алар арасында районның Олы Мәңгәр һәм Күшәр авылларында балалар бакчасы төзелешләре дә каралган иде. Бүгенге көндә әлеге ике балалар бакчасында да төзелеш эшләре тәмамланып, гадәти режимда эшли башладылар.

Күшәр балалар бакчасында ике группа эшләп килә. Аларның берсенә 25, икенчесенә 22 бала йөри. Бакча бик зур, иркен. Уен өчен аерым группа бүлмәләре, җылы йокы бүлмәсе, музыка һәм спорт белән шөгыльләнү өчен махсус зал, медицина кабинеты, методик кабинетлар, ашарга пешерү , кер юу бүлмәләре бар. Бакчаны Лидия Әскарова җитәкли. 25 елдан артык тәрбияче буларак хезмәт куйган Резеда Сәфәрова, музыка җитәкчесе Альбина Хәкимҗанова, ашарга пешерүче Лилия Нигъмәтҗанова инде күптән балаларның иң якын кешеләренә әйләнгән. Шулай ук биредә тәрбияче булып эшләүче Миләүшә Газизова, тәрбияче ярдәмчеләре Фәридә Хафизова, Ландыш Нигъмәтҗанова, завхоз Гөлүзә Галиеваны да сабыйлар үз иткән.

Элеккеге балалар бакчасы авылның иң аргы башында урнашкан иде. Бу әти-әниләр өчен дә, сабыйлар өчен дә җайсызрак иде, билгеле. Еллар буе ремонт күрмәгән балалар бакчасында уңайлыклар да юк дәрәҗәсендә иде. Ә менә яңа бакчага барысы да куанып бетә алмыйлар. Беренчедән, авыл уртасында урнашкан. Икенчедән, сабыйларга тиешле тәрбия бирү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Ишек алдындагы мәйданчыгына хәтле әлеге дә баягы президент программасына нигезләнеп, бөтен шартларга туры китереп эшләнгән.

" Элегрәк, иске бакчадан китүне уйлаганда, сагынырбыз шикелле иде. Күпме гомер шунда хезмәт итеп узган бит. Тик юкка борчылганбыз икән. Мондагы уңайлыклар, мондагы рәхәтлек барысын да оныттырды. Хәзер искесендә ничек эшләдек икән дип аптырашабыз"- ди тәҗрибәле тәрбияче Резеда Сафарова. Аны иң куандырганы - балалар бакчасында заманча технологияләр ярдәмендә эшләү мөмкинлеге. Бүлмә түрендә эленгән интерактив такта моның ачык мисалы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев